Back

ⓘ Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы – Татарстан Республикасында мәгариф, фән һәм инновация өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыручы, Татарстан Р ..



                                     

ⓘ Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы – Татарстан Республикасында мәгариф, фән һәм инновация өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыручы, Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән системасы белән идарә итүче, закон тарафыннан билгеләнгән очракта, дәүләт хакимиятенең башка башкарма органнарының бу өлкәсендәге эшчәнлеген координацияләүче башкарма хакимият органы.

2017 елдан министр вазифасын Рәфис Борһанов башкара.

                                     

1. Тарих

Хәзерге рәвештә министрлык 2004 елның 9 сентябрендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевнең №УП-570 санлы Указы нигезендә барлыкка килә. Элеккеге Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы Мәгариф һәм фән министрлыгы итеп үзгәртелә.

                                     

2. Министрлыкның бурычлары

  • Мәгариф һәм фән өлкәсендә дәүләт сәясәтенең өстенлекләрен гамәлгә ашыруда нәтиҗәле чаралар булдыру;
  • Фәнни-мәгариф эшчәнлектә яңа формалар һәм технологияләр кертү һәм куллану;
  • Белем алучы һәм тәрбияләнүче кешенең конституция гарантиясен һәм законлы интересын, шулай ук, белем бирә торган учреждениядә эшләгән педагогик хезмәткәренең хокукын һәм законлы интересын тәэмин итү;
  • Мәгариф үсеше механизмнарын формалаштыру һәм Республиканың инновация үсешендә социаль-икътисадый ихтыяҗына һәм стратегик программасына туры килгән милли-төбәк компонентлары;
  • Татарстан Республикасы тарихын, мәдәниятын, милли традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен өйрәнүгә кайтып калган милли мәгарифне һәм тәрбияне камилләштерү, Татарстан Республикасы дәүләт телләрен өйрәтүдә нәтиҗәле технологияләр куллану;
                                     

3. Функцияләр

  • Мәгариф, шул исәптән мәктәпкәчә булган белем бирү, урта белем бирү эшчәнлеге, урта һәм югары профессиональ белем бирү белән идарә итү Русия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарында каралган вәкаләтләр кысаларында, урта белем бирү учрежденияләрендә балаларга өстәмә белем бирү эшчәнлеге белән идарә итү, профессиональ өстәмә белем бирү һәм профессиналь башлангыч белем бирү эшчәнлеге белән идарә итү; шулай ук, ятим балаларга, әти, әни тәрбиясез калган балаларга, сәламәтлеге чикләнгән балаларга, үз-үзен девиантлы тоткан балаларга һәм үсмерләргә белем бирү;
  • Татарстан Республикасы дәүләт белем бирү учрежденияләренең фәнни, фәнни-техник һәм фәнни оешмалар эшчәнлеге белән идарә итү;
  • Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнарына беркетелгән эшчәнлек төрләрен лицензияләү.
                                     

4.1. Министрлык җитәкчелеге Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры вазифасын Рәфис Борһанов били.

Министрлар исемлеге:

  • Хәсән Солтанов 1920-1921
  • Нәсыйх Камалетдинов 1927-1928
  • Энгел Фәттахов 2012-2017
  • Мирза Мәхмүтов 1958-1976
  • Г. Әбүзәров 1948-1950
  • Наил Вәлиев 2007-2009
  • Микъдәт Борындыков 1922-1924
  • Равил Афзалов 1980-1990
  • Шаһит Әхмәдиев 1921-1922
  • Шаһвәли Башкиров 1934-1937
  • Рәфис Борһанов 2017-2021
  • Васил Гайфуллин 1990 -1997
  • Рәис Шәйхелисламов 2004-2007
  • З. Шарипов 1938-1939
  • Альберт Гыйльметдинов 2009-2012
  • И. Рәхмәтуллин 1928-1931
  • Гомәр Кантүков 1939-1948
  • Әскәр Биктаһиров 1932-1934
  • А. Вәлиуллина 1950-1957
  • Владимир Иванов 1976-1980
  • Мөхәммәт Таһиров 1926-1927
  • Шаһит Әхмәдиев 1924-1926
  • Фарис Харисов 1997-2004


                                     

4.2. Министрлык җитәкчелеге Урынбасарлар

  • Тимерхан Алишев
  • Лариса Сулима
  • Айдар Каюмов
  • Гөлнара Габдрахманова министр урынбасары - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе. 2018 елның 4 маеннан ТР мәдәният министры итеп билгеләнгән Ирадә Әюпова урынына - Татарстанның архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе
                                     

5. Структура

  • Бухгалтерлык исәбе һәм хисаплылык бүлеге
  • Мәгариф объектларының капиталь төзелеше һәм ремонтын техник күзәтү бүлеге
  • Һөнәри мәгариф идарәсе
  • Дистанцион мәгариф секторы
  • Икътисад, бюджетны планлаштыру, хезмәт өчен түләү бүлеге
  • Басмалар һәм укыту-методик әдәбияты бүлеге
  • Фәнни эзләнүләрне координацияләү һәм үстерү бүлеге
  • Мәгарифтә мәгълүмати технологияләрне үстерү бүлеге
  • Оештыру бүлеге
  • Мәгариф процессы, милек һәм хезмәтне яклауга ихтыяҗны фаразлау бүлеге
  • Хатлар, гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм ММЧ белән эшләү бүлеге
  • Секретариат
  • Эшләр идарәсе
  • Автоматлаштырылган идарә системалары һәм мәгълүмати куркынычсызлык бүлеге
  • Мәгарифне үстерү һәм "Мәгариф" милли проектын тормышка ашыру бүлеге
  • Техник һәм хуҗалык хезмәте күрсәтү бүлеге
  • Дәүләт заказларын көйләү һәм оптимизацияләү бүлеге
  • Махсус һәм мобилизация эше бүлекчәсе
  • Үзебездә һәм халыкара дәрәҗәдә эшли торган мәгариф яшьләр программаларын һәм проектларын координацияләү бүлеге
  • Инновацион эшчәнлекне координацияләү һәм үстерү секторы
  • Гомуми белем бирү идарәсе
  • Канцелярия
  • Юридик бүлек
  • Балаларны тәрбияләү һәм аларга өстәмә белем бирү бүлеге
  • Педагогик кадрларны аттестацияләү бүлекчәсе
  • Лицензияләү һәм дәүләт аккредитациясе идарәсе
  • Мәктәпкәчә мәгариф секторы
  • Бердәм дәүләт имтиханын оештыру бүлеге
  • Педагогик ярдәм күрсәтү һәм тернәкләндерү бүлеге
  • Кадрлар сәясәте бүлеге
  • Күзәтү һәм контроль идарәсе
Free and no ads
no need to download or install

Pino - logical board game which is based on tactics and strategy. In general this is a remix of chess, checkers and corners. The game develops imagination, concentration, teaches how to solve tasks, plan their own actions and of course to think logically. It does not matter how much pieces you have, the main thing is how they are placement!

online intellectual game →