Back

ⓘ Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы – Татарстан Республикасында бердәм финанс, бюджет, салым сәясәтененең үтәлешен тәэмин итүче һәм Татарстан Республикасы ..



                                               

Иннополис университеты

Иннополис университеты - Русия автоном коммерцияле булмаган югары белем оешмасы. Татарстанның Югары Ослан районында урнашкан. 2012 елның 10 декабрендә теркәлде. Гамәлгә куючы - Иннополис сити" ачык акционерлык җәмгыяте. Мәгълүмати технологияләр өлкәсендә белем бирү буенча специальләшә. Башта университет Казан шәһәрендә эшли иде, 2015 елның сентябреннән Иннополис шәһәрендә университет кампусы ачылды. Университет югары технологияләр өлкәсендә идарәчеләргә белем бирә һәм мәгълүмати технологияләр һәм робототехника өлкәсендә фәнни тикшеренүләр үткәрә.

                                     

ⓘ Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы – Татарстан Республикасында бердәм финанс, бюджет, салым сәясәтененең үтәлешен тәэмин итүче һәм Татарстан Республикасының башкарма хакимиятендәге башка органнарның бу өлкәдә эшчәнлеген күзәтүче һәм юнәлтүче башкарма хакимият органы.

                                     

1. Тарих

Татарстанда финанс системасы 1920 елда, Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешу белән барлыкка килә. Төзелгән 10 халык комиссариаты арасында Финанс эшләре буенча халык комиссарлыгы да була. 1920 елның 27 мае - Татарстан Финанс министрлыгының туган көне.

1946 елда комиссариат министрлык итеп үзгәртелә. Татарстан Республикасы дигән атама кабул ителгәч, 1992 елдан министрлык Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы дип йөртелә башлый.

2005 елда министрлык хакында нигезләмә төзелә.

                                     

2. Бурычлар

  • Татарстан Республикасы бюджет проектын төзү һәм билгеләнгән тәртиптә Татарстан Республикасы бюджетының үтәлешен тәэмин итү;
  • Татарстан Республикасы бюджеты һәм Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты үтәлеше турында хисап тоту;
  • Татарстан Республикасының социаль-иктисадый үсеше өстенлекле юнәлешләрендә финанс ресурсларын концентрацияләү;
  • дәүләт алынмалары программасын эшләү һәм билгеләнгән тәртиптә программаны гамәлгә ашыру.
  • Татарстан Республикасында бердәм финанс, бюджет, салым һәм валюта сәясәтененең үтәлешен тәэмин итү;
  • Татарстан Республикасында финанс базарлары үсеше сферасында бердәм сәясәт үтәлешен тәэмин итү;
                                     

3. Функцияләр

  • Татарстан Республикасында инвестиция сәясәтнең гамәлгә ашырылуын тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар булдыра, республика инвестиция программаларын булдыруда һәм финанслаштыруда катнаша;
  • Татарстан Републикасының кредит бирү һәм акча сәясәтенең төп юнәлешләре, икътисадтагы исәпләү һәм түләү хәлен камилләштерү буенча тәкъдимнәр хәзерләүдә катнаша;
  • Билгеләнгән тәртиптә озак, уртача һәм кыска сроклы перспективада Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше фаразын эшләүдә катнаша;
  • Билгеләнгән тәртиптә Татарстан Республикасы закон проектларын һәм Татарстан Республикасының башка норматив актларын булдыруда катнаша һәм башкалар.
  • икътисадны финанс савыктыру һәм структурасын үзгәртеп кору, үз илебездә җитештерелгән товар, эш башкару һәм хезмәт күрсәтүгә ярдәм итү һәм аларның интересларын саклау буенча чараларны эшләүдә һәм тормышка ашыруда катнаша;
  • зур салым түләүченең түләүләренә мониторинг үткәрә;
  • Татарстан Республикасы бюджет системасын һәм бюджетара мөнәсәбәтләрне камилләштерү өчен тәкъдимнәрен әзерли, чаралар гамәлгә ашыра;
  • Республиканың максатчан программаларын эшләүдә катнаша һәм аларны билгеләнгән тәртиптә Татарстан Республикасының бюджет средстволары исәбенә финанслауны тәэмин итә;


                                     

4. Җитәкчелек

Министр

2002 елдан Татарстанның Финанс министры - Радик Гайзатуллин.

Урынбасарлар
  • Юлия Абдреева, урынбасар;
  • Данил Волков, урынбасар.
  • Алексей Шишкин, урынбасар;
  • Алла Анфимова, урынбасар;
  • Марат Фәйзерахманов, Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары, Татарстан Республикасы финанс министрлыгының казначейлык Департаменты директоры;
  • Сәяр Бәшәров, урынбасар;
                                     

5. Структура

  • Мәгълүмати тәэмин итү.
  • Гомуми бүлек;
  • Бюджет бүлеге;
  • Төбәк бюджетлары белән үзара мөнәсәбәтләр бүлеге;
  • Идарә аппаратын финанслау бүлеге;
  • Кадрлар бүлеге;
  • Социаль-мәдәни даирәдә бюджет сәясәте бүлеге;
  • Юридик бүлек;
  • Административ-хуҗалык бүлеге;
  • Бюджет сәясәте бүлеге;
  • Икътисад бүлеге;
  • Икътисад тармакларын финанслау бүлеге;
  • Бюджет даирәсе тармакларында бюджет сәясәте бүлеге;
  • Исәп һәм хисаплылык бүлеге;
  • Икътисад анализы бүлеге;
  • Мобилизацион эш буенча киңәшчеләр;
Free and no ads
no need to download or install

Pino - logical board game which is based on tactics and strategy. In general this is a remix of chess, checkers and corners. The game develops imagination, concentration, teaches how to solve tasks, plan their own actions and of course to think logically. It does not matter how much pieces you have, the main thing is how they are placement!

online intellectual game →