Back

ⓘ Татарстан тарихы. Кешенең хәзерге Татарстан җирләренә килеп урнашуы борынгы палеолит дәверенә туры килә. Таш һәм бронза дәверләренең төрле археологик культурлар ..



                                               

Иске Богады тарихы (Татарстан)

Авыл тарихының башы хакында шундый риваять бар. Мумышмөхәммәт дигән егет Агыйдел буйлап салда йөзеп төшә, оя корыр урын күзәтеп бара. Шәбез елгасы тамагында йомычкалар акканны күреп, шунда туктала, елга буйлап менеп китә. Бер урында 3 кызы белән генә яшәгән Гәрәй карт белән очраша. Егетне җылы кабул итә карт, ялчы хезмәтенә ала. Вакытлар узгач, аңа кече кызын биреп, хәзерге Богады урнашкан биләмәсен аларга тапшыра. Кияү белән кыз шунда өй салып, балалар үстерәләр, авыл зурая, аларның нәселен дәвам итүчеләр башка җирләргә күчеп, яңа авыллар салалар. Зираттагы борынгы кабер ташындагы язулар ...

                                               

Гәүһәршад

Гәүһәршад - Казан ханбикәсе, 1531-1545 елларда Казан ханлыгы иҗтимагый-сәяси вакыйгаларының актив катнашучысы. 1531 елда Казан Ханлыгысы вакытлы идарә башлыгы. Җангалиның беренче идарә иткән елларында ил белән чынлыкта идарә итүче.

                                               

Иске Суыксу авылы тарихы (Буа районы)

Иске Суыксу авылы тарихы. Иске Суыксу авылына,1660 елларда Темников шәһәреннән күчеп килүчеләр нигез сала.1720 елларда халык дәүләт крестьяннары катлавына керә. Халык игенчелек,терлекчелек,он тарту,сәүдә белән шөгыльләнә;балта остасы,лашманлыкта,Донбасс һәм Уралдагы күмер шахталарына китеп эшли.20 йөз башында Иске Суыксуда волость идарәсе урнаша:1920 кадәр Сембер губернасының Буа өязе Иске Суыксу волостеньдә 1920 дән ТАССРның Буа контонында.1930 ның 10 августыннан Буа районында. Безнең авылның 360 елга якын тарихы бар.Суыксу авылына Төмин шәһәреннән хәзергеӘстерхан өлкәсе ике бертуган Мора ...

                                               

Ломакин йорты

Ломакин йорты - урман конторасы XVIII гасырда Пётр I реформалары нәтиҗәсендә агач материалларына ихтыяҗ көчәеп китә. 1703 елда Урман конторасы оештырыла. Моның шаукымы Казан губернасына да барып ирешә. Петр I нең әмере белән 1718 нче елда Казанда кораблар төзү өчен махсус верфь – Адмиралтейство оеша. Музейдагы архив документларында Саба урманнары турында сүз 1850 елларда искә алына. 1853 елларда урманнарга үткәрелгән ревизия нәтиҗәсендә кораблар төзү өчен иң яхшы агачлар Мамадыш өязендә үсүе ачыклана. Мамадыш урманчылыгында Илья Маньковский, Константин Осипович Совримович, Фауст Иосифович ...

                                               

Яссы-Тугай авылы тарихы

Яссы-Тугай авылы Урыссу бистәсеннән 10 км көнбатыштарак, Ютазы елгасы буенда урнашкан. Яссы-Тугай- Татарстанның Ютазы районындагы татар авылы. Ул колхоз төзелеше елларында, 1920-1930 елларда оеша.Бирегә Иске Урыссу авылыннан татарлар күчеп килеп төпләнгән.

                                               

Яңа Кормаш тарихы

1861 нчы еллар тирәсендә авылга беренче яшәүчеләр килә. Алар Тәләй елгасының Шәбезгә койган җиреннән алып, Мәгъжи елгасына кадәр булган арага таралып утыралар. Бу урында вак каенлыклар була. Алар шул агачларны төплиләр. Ә урман эчендә бик матур күл була. Күл берничә ел үзенең матурлыгын саклый, ләкин еллар үтү белән ул кибә. Авылга нигез салучылар Иске Кормаш авылыннан була. Авылга исемне" Яңадан кормыш” мәгънәсендә итеп, Кормаш дип бирәләр. Ике авылны бутамас өчен берсен Иске Кормаш, ә безнекен Яңа Кормаш дип атала. Авылга беренче килеп утырган бабаларым Хисаметдин, Надырша, Хурамша, Мәгъ ...

                                               

Бауман урамы (Казан)

Бауман урамы - Казанның Вахитов районында, тарихи үзәктә урнашкан урам. Урам, Казан Кремле янындагы Меңъеллык мəйданында башланып, көньяк-көнчыгышка таба дәвам итә, Тукай мәйданында тәмамлана.

                                               

Палеолит

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар. Палеоли́т грек. παλαιός - борынгы һәм грек. λίθος - таш яки борынгы таш дәвере - таш дәверенең беренче тарихи чоры. Гоминидлар тарафыннан таш коралларын куллануы белән башлап як. 2.6 млн ел элек, кешеләрнең игенчелек белән шөгыльләнүе белән тәмамлана як. 10- мең ел б.э.к. 1865 елда Джон Леббок тарафыннан әйтелә. Урта Идел буе җирләрендә кешеләр нәкъ палеолит чорында пәйда булалар. Алар яшәгән иң борынгы урын - хәзерге Тәтеш районының Бессоново авылыннан ерак түгел урнашкан "Красная Глинка" торулыгы. Палеолитны 3 дәвергә бүләләр: Соңгы палеолит ...

                                               

Зәй шәһәре тарихы

Менә безнең туган Зəебез, борынгы Зәй елгасындагы сусаклагычы, аның урман белән капланган калкулыклы уң яры. Зәңгәр тасма булып сузылган асфальт юл, ә ерактарак - кырлар, кечкенә урманнар, болыннар, тагын кырлар. Барысы да таныш, гадәттәгечә һәм мәңгелек кебек. Ирексездән уйга каласың, ә моннан 500 - 1000 еллар элек монда ничек булган? Зәй елгасы ярларында нинди халыклар яшәгәннәр, нинди телдә сөйләшкәннәр, нәрсә белән шөгыльләнгәннәр? Моңа кадәр күп галимнәр Кама елгасы бассейнында, авыр климатик шартлар булу сәбәпле, моннан 20 мең еллар элек, бөек бозлык ерак Төньякка чигенгәннән соң, бо ...

                                               

Әнәк тарихы

Әнәк - XVII гасырда Бүләр волосы Мушуга түбәсендә башкортлар һәм типтәрләр нигезләгән авыл. Типтәрләр 1701 елда башкортлар еренә керә. Биредә электән фин-угыр кабиләсе вәкилләре яшәгән. Татарлар XVII йөз ахырында XVIII йөз башында килеп төпләнә. Алар типтәрләр, ясаклы татарлар һәм вотчиналы башкортларга бүленә. Марилар инешнең аргы ягында яши, зиратлары Әнәк ягында була. Бу кардәшләр гадәте-канунына каршы килә, аларда авыл белән каберлекне су бүлергә тиеш түгел. Шунлыктан марилар күченергә мәҗбүр булалар. Әнәк авылы Оренбург губерна канцеляриясе йөкләмәсе буенча геодезия прапорщигы Иван Кр ...

                                               

Күл Черкене авылы тарихы

Авылның кайчан барлыкка килүе һәм исеменең ни өчен Күл-Черкене дип аталуы турында бернинди дә язма мәгълүматлар калмаган. Ләкин телдә авыл исеменә бәйле түбәндәге сөйләмнәр саклаган. Безнең авыл урнашкан урында Казан ханлыгы вакытында кешеләр яшәмәгән, ул вакытта бу урында куаклык, сазлыклар булган. Зөя елгасы һәм куаклыклар арасында күлләр булган. Шул сазлык өстендә бик күп черкиләр очып күлле урында барлыкка килгәнгә авылның исемен Күл-Черкене дип атаганнар. Русча Черки-Гришино дип атала. Бу исем турында түбәндәге сөйләм сакланган. Авылда әле йортлар аз булган вакытта Гриша исемле көтүче ...

Татарстан тарихы
                                     

ⓘ Татарстан тарихы

Кешенең хәзерге Татарстан җирләренә килеп урнашуы борынгы палеолит дәверенә туры килә. Таш һәм бронза дәверләренең төрле археологик культурларына нисбәтле бик күп истәлекләр сакланган.

Б.э.к. VIII - III гасырларда тимер дәвере Ананьино культурасы барлыкка килгән, аңа кергән кабиләләр бөтен Идел-Чулман төбәген биләгән.

Б.э.к. I меңеллыкның урталарында бу төбәкнең көнбатыш өлешенә Городец культурасы кабиләләре килеп төпләнгән. Чулманның түбән агымында табылган Пьянобор культурасы истәлекләре яңа эра башына туры килә. Халыкларның олуг күченеше дәверендә Урта Иделнең көнчыгыш төбәгенә Себер ягыннан төрки-угыр кабиләләре үтеп керә һәм алар Чулман буйларыннан "Пьянобор" культурасы кабиләләрен кысрыклап чыгара.

IV гасырдан башлап Идел-Чулман буйларының күп өлешен утрак тормышлы Имәнкискә культурасы кабиләләре били, Пьянобор культурасы кабиләләре төбәкнең төньяк һәм төньяк-көнбатыш өлешендә генә кала.

Бу төбәктә VI - VIII гасырларда Төрки каһанлыгы, Хәзәр каһанлыгы һәм Бөек Болгар дәүләте мәдәниятенә якын төрки телле халыклар санының артуы күзәтелә.

                                     

1. Идел буе Болгары

IX - X гасырларда Иделнең урта өлешендә болгарлар беренче феодал мәмләкәт - Идел буе Болгар дәүләтен төзиләр. Анда игенчелек, һөнәрчелек ш.и. металл эретү, кою, сәүдә итү, шәһәрләр төзү нык үсеш ала. Хуҗалыкта игенчелек һәм терлекчелек төп урынны алып тора. Төбәк крәстияннәре үз җир-милекләренең ирекле хуҗалары була.

922 елда Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителгәч, халыкның рухи тормышы Шәрек мәдәнияте йогынтысында үсә. Идел буе Болгар дәүләтенең югары җитештерүчән матди һәм рухи үсеше Идел белән Урал төбәкләре халыкларының көнкүрешенә һәм тормышына йогынты ясый.

                                     

1.1. Идел буе Болгары Хәзәр каһанлыгы һәм Кыпчак конфедерациясе

VII гасыр азагында - VIII гасыр башында барлыкка килгәннән бирле, 969 елга кадәр Идел буе Болгары Хәзәр каһанлыгы көче белән урнаштырылган Pax Chazarica рус. тынычлыгыннан файдаланып чәчәк атып яши бирә. Уртак тел табуга, Хәзәр каһанлыгындагы күпмилләтле халкының аралашуында кулланылган хәзәр теле борынгы болгар теле белән якын булуы да тәэсир иткәндер.

X гасырның икенче яртысында Кимәк каһанлыгы ннан килеп чыккан кыпчак кәбиләләре XI - XII гасырлар дәвамында Дәшт-ы-Кыпчак исемле далаларда хәл иткеч көч булып тора, кыпчак телләрендә сөйләшәләр. Бу арада Идел буе Болгарында яшәүче болгар халкы борынгы бабаларыннан килгән огур төркеменә керүче борынгы болгар теле урынына кендәлек эшләрендә күбрәк кыпчак төркеменә керүче болгар-кыпчак телен куллана башлыйлар.

                                     

2. Алтын Урда

1236 - 1237 елларда Идел буе Болгар дәүләтен Батый хан гаскәрләре яулап алганнан соң, бу җирләр Алтын Урда карамагына керә. Алтын Урда хакимияте дәверендә төрки телле халыкларның милли-мәдәни берләшүе - татар халкының формалашуына китерә.

                                     

3. Казан ханлыгы

XV гасырның беренче яртысында бу төбәктә Казан ханлыгы оеша, халкы Идел буе Болгары һәм Алтын Урда дәүләтләренең милли-мәдәни һәм иҗтимагый-иктисадый гадәтләрен дәвам иттерә. Казан ханлыгы дәверендә Идел-Урал татарларының милләт булып формалашуы төгәлләнә. рус дәүләте белән Казан ханлыгы арасында Идел-Урал төбәгендә һәм сәүдә юлларында хәкимлек итү өчен туктаусыз көрәш бара һәм ул Казан ханлыгының яулап алынуы, җирләренең рус дәүләтенә буйсындырылуы белән тәмамлана.

                                     

4. "Казан патшалыгы" һәм Казан губернасы

Төбәк белән идарә итү эше Мәскәүдә оешкан Казан сарай идарәхәнәсенә тапшырыла. 1555 елда Казан епархиясе оештырыла, аның төп максаты - Идел-Урал буе халыкларын чукындыру. Чиркәү, монастырьлар төзү башлана. Мондагы җирләргә күпләп Руслар күчерелә, бу исә җирле халыкның милли төзелеше үзгәрүенә җитди йогынты ясый к. Колониялаштыру.

Татар халкы Казаннан, зур елга һәм олы юл буйларына урнашкан авыллардан куыла. XVI - XVII гасырларда Татар халкының байтак өлеше яңа җирләргә - Чулман һәм Урал буе төбәкләренә күченеп утыра. Бу исә игенчелек, терлекчелек, һөнәрчелек, сәүдә итү кебек хуҗалык алып бару традицыларында өзеклекләр тудыра. Казан ханлыгындагы тарханлык һәм сөюргаллык урынына дәүләт, чиркәү-монастырь, патша сарае идарәсендәге эре җир биләүчелек формалары барлыкка килә. Төбәкнең төп халкы ясаклыларга әверелә. Татар аксөякләре йомышлылар к. Йомышлы татарлар катлавына кертелә, бер өлеше үзләренең элеккеге өстенлекләрен саклап калу өчен православиене кабул итә. Җирләрнең тартып алынуы, мәҗбүри хезмәтнең, дини изүнең көчәя баруы Татар халкының иҗтимагый-икътисади һәм мәдәни үсешендә каршылыклар тудыра, бу исә фетнәләр китереп чыгара к. Җангали хәрәкәте, Крәстияннәр кузгалышы 1670 - 1671, Батырша хәрәкәте 1755 - 1756, Крәстияннәр кузгалышы 1773 - 1775). Нәтиҗәдә патша хакимияты сәяси ташламалар ясарга мәҗбүр була.

1773 елда "Изге" Синод барлык диннәрнең дә тигез хокуклы булуын раслаган фәрманын игълан итә, 1784 елда Татар морзаларына да Рус дворяннары хокукы бирелә.

1708 елда Казан губернасы төзелә. Аңа Урта Идел буе һәм Көнбатыш Урал җирләре керә. 20 мең чамасы кеше яшәгән Казан Россиядә эре һөнәрчелек һәм сәүдә үзәкләренең берсе була. Губернада мануфактур, вак һөнәрчелек нык үсеш ала, шулар җирлегендә XIX гасырның 1 яртысында күн эшкәртү, сабын кайнату, шәм кою һ. б. эре сәнәгать пр-тиеләре оеша. Шәрек илләре белән сәүдә итүне үз кулларына алган Татар сәүдәгәрләре катлавы, Татар эшкуарлары сыйныфы тернәкләнеп китә.

1860 елларда Россиядәге буржуаз реформалар капиталистик мөнәсәбәтләрнең үсеп китүе өчен уңай шартлар тудыра. Ә инде Столыпин аграр реформасы а.х. тармагында да капитализм үсешен тизләтә.

XIX гасыр ахырларына Татар халкының милләт буларак формалашуы тәмамлана, милли буржуазия сыйныфы ныгып җитә.

1905 - 1907 еллар революциясе Татар халкының милли мәдәниятен һәм үзаңын үстерүгә, милли хокукый тигезлек, демократик ирек хәрәкәтенә көчле этәргеч бирә. Әлеге таләпләр беренче гомүммөселман сәяси фиркәсе - "Иттифак әл-Мөслимин" програмына нигез итеп алына. Милли вакытлы матбугат басмалары, Татар профессионәл театры к. "Сәйяр" барлыкка килә.



                                     

5. Идел-Урал штаты

1917 елгы Февраль һәм Октябрь Инкыйлаблары вакытында татар халкының милли азатлык хәрәкәте аеруча нык җанлана: милли парламент - Милләт Мәҗлесе җыела. Милли Идарә, Милли Шура, Хәрби Шура һ.б. үзидәрә органнары барлыкка килә. Идел-Урал Штатын төзүгә омтылыш ясала. Үзәк хакимиятнең каршылык күрсәтүе нәтиҗәсендә ул ният гамәлгә ашмый кала - Болак арты республикасы.

                                     

6. Татарстан АССР

Татар-Башкорт Совет Социалистик Републигын төзү проекты игълан ителә, әмма ул проект гамәлгә ашмый. Шулай булса да Татар халкының үз дәүләтчелеген торгызуга беренче адым ясала: 1920 елның 27 майда РСФСР составында Татарстан АССРны оештыру турындагы декретка кул куела.

Әмма 1920 елларның 2-нче яртысыннан Совет хөкүмәтенең Рус булмаган милләтләргә карашы җитди үзгәрә: милләтләрнең милли-мәдәни үзенчәлеген чикләү сәясәте өстенлек ала, бу исә аларның телләрен һәм милли мәдәниятләрен үстерүгә зур зыйан китерә. Әлифбаның ике мәртәбә алыштырылуы, 1930 - 1950 елларда Татарстанның үзендә һәм републиктан тыш төбәкләрдә Татар вакытлы матбугатының, милли мәдәният учаклары, театерлар, уку йортларының бер-бер артлы ябылуы, мәктәпләрнең Рус телендә генә укытуга күчерелүе милли мәдәниятнең үсешен нык тоткарлый.

                                     

7. Татарстан Республикасы

Шулай ук карагыз: Татарстан сәясәте.

ТАССР Югары Советы 1990 елның 30 августында Татарстанның сәяси статусын үзгәртә һәм "Татарстан ССР-ның дәүләт мөстәкыйльлеге турында Декларация" кабул итә.

  • 1991 елның 12 июнендә беренче Татарстан Президенты сайлаулары уздырыла.
  • 1991 елның 26 декабрь - ССРБ таркалуы нәтиҗәсендә, ТР Югары Шурасы Татарстан Республикасының Бәйсез Дәүләтләр Берлегенә аны нигезләүчеләр арасында кергән әгъза ил буларак керү декларациясен кабул итә.
  • 1993 елның 12 декабрь - Бөтенрусия дәрәҗәсендә илнең яңа конституциясе проектын кабул итү буенча узган тавыш бирүгә кайбер Татарстан сәясәтчеләре бойкот игълан итә аеруча Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең радикаль канаты - Иттифак фиркасе, халыкның зур өлеше тавыш бирү пунктларына килми. Үз тавышын биргән халыкның күпчелеге 74.84 % Татарстанны РФ субъекты буларак билгеләүче конституцияне кабул итү яклы булуын белдерә.
  • 1992 елның 30 ноябрь - Татарстан Конституциясе кабул ителә, Татарстан суверен дәүләт буларак игълан ителгән.
  • 1992 елның 21 мартында Татарстан Республикасы күләмендә уздырылган Референдумда Татарстанның дәүләт телләре билгеләнә.
  • 1991 елның 29 ноябрь көнендә ТАССР Югары Советы бүгенге Татарстан Республикасы байрагын кабул итә.
  • 1992 елның 7 февраль - җөмһүрият исеме Татарстан Республикасы Татарстан буларак үзгәртеп корылган.

Калып:Тәрҗемә рус

"Татарстан Республикасының Русия федерализмының яңа тәртипләре турындагы кануни инициативасына игътибар итмәве" аркасында Татарстан хәкимиятләре бу шураның эшчәнлегендә катнашкан үз делегациясен 1993 елның 24 июнь көнне кире чакыртып ала.

В ноябре в республике бы создан Координационный совет, в который вошли более 37 различных политических организаций большей частью национальные и коммунистические. Задачей совета была организация бойкота, использование всех легальных средств для того, чтобы не допустить всенародного голосования и выборов на территории Татарстана. В конце ноября сессия Верховного Совета Республики Татарстан приняла постановление о несогласии с проектом российской Конституции. К всенародному голосованию по всей республике было организовано распространение газеты "Суверенитет", вышедшей тиражом 500.000 экземпляров, в которой заявлялось, что участие в выборах в Федеральное Собрание - это "измена государственным интересам Татарстана".

Илкүләм тавыш бирү алдыннан, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, 1992 елда кабул ителгән Татарстан Конституциясе нигезендә Татарстан Республикасы вадандашлары Русия Федерациясе ватандашлыгына ия булуларын хәтерләтеп, республика халкының ирекле килеш үз ихтыярын белдерү өчен бар шартлар тудырылганын раслады. Шулай ук, яңа РФ Конституциясы Татарстан яки кайбер башка республикаларда хуплау тапмау ихтималына карамастан, республика хөкүмәте аны гомүмән илкүләм дәрәҗәсендә кабул ителгәне аркасында хөрмәт итәчәген ассызыклады.

Татарстан хөкүмәте һәм төрле сәяси көчләрнең илкүләм тавыш бирүне бойкот итәргә чакырулары аркасында, 1993 елның 12 декабрь көнне республикада сайлауларда катнашканнар саны гадәттән тыш түбән булды 15 %-тан ким. Мәсәлән, Актаныш районында сайлау участокларга өч кеше генә килде.

  • 1994 елда" Русия Федерациясе дәүләт хәкимияте органнары белән Татарстан Республикасы дәүләт хәкимияте органнары арасында эшләр бүлешү һәм үзара вәкаләтләр алмашу турында” шартнамәгә кул куела. Русия ягыннан документка РФ Президенты Борис Ельцин һәм РФ хөкүмәте рәисе Виктор Черномырдин, Татарстан ягыннан - ТР Президенты Минтимер Шәймиев һәм Татарстан хөкүмәте рәисе Мөхәммәт Сабиров имза куялар.
  • 2002 елның мартында ТР Конституциясына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында ТР законы нигезендә ТР Конституциясының РФ Конституциясына тәңгәлләштерелгән яңа редакциясе раслана.
  • ТР Дәүләт Шурасы чакырылышларына халык депутатлары 1995, 1999, 2004, 2009 һәм 2014 елларда сайлана.
  • 2010 елның 25 март көненнән бирле Татарстан президенты вазыйфаларын Рөстәм Миңнеханов үти.
                                               

Пути революции (журнал)

Пути революции - тарихи журнал. РКП һәм Октябрь инкыйлабы тарихы буенча комиссиянең Татарстан бюросы органы. 1922-1923 елларда Казан шәһәрендә рус телендә нәшер ителә.

Free and no ads
no need to download or install

Pino - logical board game which is based on tactics and strategy. In general this is a remix of chess, checkers and corners. The game develops imagination, concentration, teaches how to solve tasks, plan their own actions and of course to think logically. It does not matter how much pieces you have, the main thing is how they are placement!

online intellectual game →