Back

ⓘ Татарстан Республикасы Президенты Татарстан Республикасында кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклаучы, Татарстан Республикасы Конституциясе һәм законнар ..



                                               

Ирек Закиров

ЗАКИРОВ Ирек Мөнир улы Фәннәр кандидаты. РФ атказанган төзүчесе, ТР. Исаковскийның тулы булмаган урта мәктәбен тәмамлаган, Буа шәһәренең М. Вахитов исемендәге мәктәп сры. Казан инженер-төзелеш институтының сәнәгать-гражданлык төзелеше факультетын тәмамлый. Аспирант, Казан инженер-төзелеш институтының металл конструкцияләр кафедрасы ассистенты, Лениногорск шәһәре башкарма комитетының архитектура һәм төзелеш бүлеге инженер-конструкторы, Лениногорск авыл хуҗалыгы идарәсе, зам, Лениногорск районы агросәнәгать берләшмәсе рәисенең беренче урынбасары, КПССның Татарстан өлкә комитеты инструкторы. ...

                                               

Җиңүгә 75 ел

2020 елның 20 июнендә Татарстан Республикасының Казан шәһәре Ирек мәйданында Казан горнизоны гаскәрләренең Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел тулуга багышланган тантаналы парады узды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм башкалар катнашты. Җиңү Парады" ТНВ” каналында трансляцияләнде. Парадны уздыру көне, 1945 елның 24 июнендә Кызыл мәйданда узган тарихи Җиңүчеләр Парадына туры китереп сайлана. Чара Җи ...

                                               

Мемориал мәчет

Мемориал мәчет - Бөек Ватан сугышында һәлак булган мөселман яугирләре истәлегенә төзелгән мәчет. Баш ию тавы Җиңү паркында урнашкан. Мәчет 1997 елның 6 сентябрендә ачыла. Ачылылуда Казакъстан Президенты Нурсолтан Назарбаев, Мәскәү хакиме Юрий Лужков, Башкортстан Республикасы Президенты Мортаза Рәхимов, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашалар.

                                               

Балык Бистәсе районы гербы

Россия Федерациясе Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль берәмлеге гербы. Герб 2006 елның 13 октябрендә Балык Бистәсе муниципаль районы Советының IX-3 номерлы карары белән расланган. Герб Россия Федерациясе Дәүләт геральдика регистрына 2632 номер белән һәм Татарстан Республикасы Дәүләт геральдика реестрына 74 нче номер белән кертелде.

                                               

Минтимер Шәймиев урамы (Назрань)

2015 елның 2 апрелендә Ингушетиядә Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре кысаларында Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев исеме Ингушетиянең иң зур шәһәрләренең берсе – Назраньның үзәк урамына бирелә. Урам шәһәрнең җанлы өлешенә туры килә, аның яныннан Назрань – Мәскәү тимер юлы, шулай ук Ингушетияне Төньяк Осетия белән тоташтырган автомобиль юлы уза. Тантанада бик күп шәһәр халкы катнаша, Назраньда яшәүче йөзләгән татар диаспорасы вәкилләре бәйрәмгә үзләренең гаиләләре белән килә.

                                               

Ихлас күңелдән (китап)

2018 елның 7 сентябрендә Татарстан Республикасы Казан шәһәрендә Минтимер Шәймиевнең "Ихлас күңелдән" китабын тәкъдим итү була. Китап Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКОның Мәдәниятара диалог буенча махсус илчесе Минимер Шәймиев химаясендә узган Казан мәдәниятара диалог форумы уңаеннан басылып чыга. Тәкъдир итү чарасына Казан мәдәниятара форумында катнашучылар чакырылган була: ЮНЕСКО вәкилләре, ЮНЕСКО Игелекле көч илчеләре һәм махсус илчеләр, ЮНЕСКО экспертлары, РФ һәм ТР фән һәм мәдәният эшлеклеләре. Татар, рус һәм инглиз телләрендә басылган китапта Татарстан Республикасының бе ...

                                               

Әсгать Галимҗанов исемендәге сквер

Әсгать Галимҗанов - күренекле татар хәйриячесе 02.03.1936 – 03.01.2016. 2016 елда, хәйрияче вафат булганнан соң, Казан шәһәре җитәкчелеге һәйкәл тирәсендәге скверны Әсгать Галимҗанов исеме белән атарга карар кылды. Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев гаиләсе скверны төзекләндерергә тәкъдим итте һәм финанс чыгымнарын үзенә алды. Скверны төзекләндерү эшләре 2016 ел ахырына кадәр башкарыла һәм ул ачыла. 2008 елда Меңьеллык мәйданында Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев инициативасы буенча һәм финанс ярдәме белән Әсгать Галимҗановка һәйкәл куелган ...

                                               

Насыбуллин Зөфәр Мәскүт улы

Насыбуллин Зөфәр Мәскүт улы "Девон-кредит" акционер банкы президенты 1999 елның апреленнән башлап Татарстан АССР Апас районы Аю-Кудерган авылында 1954 елда туган; Казан финанс-икътисад институтын "Бухгалтерия хисабы" белгечлеге буенча тәмамлаган; 1975 елдан "Елховнефть" НГТИ өлкән бухгалтеры, аннары "Татнефть" технологик транспорт идарәсе өлкән һәм баш хисапчысы булып эшләгән; 1982-1984 - "Зарубежнефтестрой" берләшмәсенең баш бухгалтеры сыйфатында Ливиягә командировка; 1984 елдан - Азнакай бораулау эшләре идарәсенең баш бухгалтеры; 1985-1991 - "Азнакайнефть" НГТИ баш бухгалтеры, аннары "Әл ...

                                               

Минзәлә гимназиясе

Минзәлә гимназиясе - Татарстанның Минзәлә шәһәре муниципаль бюджет гомумбелем оешмасы. 1998 елның сентябрендә ачыла. Изыскательләр урамы, 3/15б йорты бинасында урнашкан.

                                               

Рәшит Галимов

1949 елның 17 мартында Бөрбаш авылында туган. Бөрбаш сигезьеллык, Балтач урта мәктәпләрендә укып урта белем ала. Бер ел туган авылындагы "Балтач" совхозында эшли.

                                               

Габдулла Тукай һәйкәле (Уфа)

Габдулла Тукай һәйкәле - 2019 елның 18 апрелендә Уфа шәһәрендә ачылган һәйкәл. Авторлары - скульптор Владимир Дворник һәм архитектор Леонид Дубинский. Һәйкәлне коруда Уфа химаячесе Артур Хаҗигалиев финанс ярдәме күрсәткән.

                                               

Шаян ТВ

"ШАЯН ТВ" - беренче татар телендә тәүлек буе эшли торган балалар каналы. Каналның рәсми сайты аша "ШАЯН ТВ" ны Россиядә генә түгел, ә чит илләрдә дә карарга мөмкин.

Татарстан Республикасы Президенты
                                     

ⓘ Татарстан Республикасы Президенты

Татарстан Республикасы Президенты Татарстан Республикасында кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклаучы, Татарстан Республикасы Конституциясе һәм законнарының, шулай ук Татарстан Республикасының халыкара килешүләренең, "Русия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында үзара эшләр бүлешү һәм вәкаләтләр алмашу турында" Русия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Шартнамәсенең һәм Татарстан Республикасы белән Русия Федерациясе субъектлары арасында төзелгән шартнамәләрнең үтәлешенә гарант булып тора. Татарстан Республикасы Президенты:

  • Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Президиумы эшендә катнашырга хокуклы;
  • Татарстан Республикасы Конституциясе һәм законнары, федераль законнар һәм шулай ук Татарстан Республикасының халыкара һәм тышкы икътисадый йөкләмәләре нигезендә килеп чыга торган башка вәкаләтләрне гамәлгә ашыра.
  • Дәүләт хакимиятенең федераль органнары, Русия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары белән мөнәсәбәтләрдә һәм халыкара тышкы икътисадый багланышларны гамәлгә ашырганда Татарстан Республикасы исеменнән эш йөртә. Бу очракта Татарстан Республикасы исеменнән шартнамәләргә һәм килешүләргә имза сала; Русия Федерациясендә, аның субъектларында, чит дәүләтләр субъектларында һәм административ-территориаль берәмлекләрендә, шулай ук чит дәүләтләрдә һәм халыкара оешмаларда Татарстан Республикасы вәкилләрен билгеләп куя һәм чакыртып ала;
  • Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетын төзи, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Татарстан Республикасы Премьер-министры кандидатурасын раслау турында тәкъдимнәр кертә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы белән килешү нигезендә Премьер-министр урынбасарларын билгеләп куя, Татарстан Республикасы министрларын, дәүләт комитетлары рәисләрен, башкарма хакимиятнең бүтән органнарының Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты әгъзалары булып торучы җитәкчеләрен билгеләп куя. Татарстан Республикасы Премьер-министрын һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты әгъзаларын вазыйфаларыннан азат итә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Татарстан Республикасы министрлыкларын һәм дәүләт комитетларын төзү һәм бетерү турында тәкъдимнәр кертә;
  • Русия Федерациясе Конституциясенә, Татарстан Республикасы Конституциясенә һәм законнарына, федераль законнарга, Татарстан Республикасы Президенты указларына каршы килгән очракта, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарларын һәм күрсәтмәләрен юкка чыгара;
  • Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары структурасын билгели;
  • Закон нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә дәүләт хакимиятенең башкарма органнары системасын төзи;
  • Татарстан Республикасы Дәүләт Советының чираттан тыш утырышын чакыруны таләп итәргә һәм шулай ук яңа сайланган Татарстан Республикасы Дәүләт Советының моның өчен билгеләнгән срок дәвамында беренче утырышын чакырырга хокуклы;
  • Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте башкарма органнары системасына җитәкчелек итә һәм аларның Татарстан Республикасы Дәүләт Советы белән үзара хезмәттәшлеген тәэмин итә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына җитәкчелек итә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетын отставкага җибәрү турында карар кабул итә;
  • Татарстан Республикасында Президент хакимияте символы турында нигезләмәне раслый;
  • Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше программаларын, шулай ук аларның үтәлеше турында хисаплар тәкъдим итә;
  • Татарстан Республикасында ярлыкау мәсьәләләрен карау комиссиясен төзи һәм хөкем ителгән яисә суд белән билгеләнгән җәзаны узган һәм хөкем ителүе юкка чыгарылмаган затка карата ярлыкау вакыты куллануның максатка ярашлыгы турында Русия Федерациясе Президентына тәкъдим кертә.
  • Татарстан Республикасы Дәүләт Советына карау һәм раслау өчен ел саен Татарстан Республикасы бюджеты турында, аның үтәлеше хакында закон проектларын тәкъдим итә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына ел саен Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджет проектын карауга кертә;
  • Татарстан Республикасы законнарына имза сала йә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы кабул иткән законнарны кире кага. Закон кире кагылган очракта Президент аны ризасызлыклары белән бергә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына кабат карау өчен кире кайтара. Әгәр Президент 14 көн эчендә законны кабат карауга кайтармаса, ул законга имза салырга тиеш. Имза салынган законнар Президент тарафыннан халыкка игълан ителә;
  • Татарстан Республикасы Прокуроры вазыйфасына кандидатураны килештерә;
  • Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча тулы вәкаләтле вәкил урынына кандидатураны Татарстан Республикасы Дәүләт Советына тәкъдим итә;
  • Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе әгъзаларын билгеләп куя;
  • республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык юллама белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советына мөрәҗәгать итә, республика тормышының мөһим мәсьәләләре турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советына мәгълүмат бирә;
  • Закон нигезендә Татарстан Республикасы гражданлыгы мәсьәләләрен хәл итә;
  • Татарстан Республикасы гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен, Татарстан Республикасының суверенитетын, республиканың иҗтимагый иминлеген һәм территориаль бөтенлеген, аның территориясендә законлылыкны һәм хокук тәртибен тәэмин итә;
  • Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләре белән бүләкли;
  • Татарстан Республикасы премияләрен гамәлгә куя һәм аларны тапшыра;
  • Татарстан Республикасының эчке сәясәтен һәм тышкы эшчәнлек юнәлешләрен билгели;
  • Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнарының Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең бүтән органнары белән эшчәнлеген координацияләүне тәэмин итә һәм Русия Федерациясе законнары нигезендә Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнарының башкарма хакимияте федераль органнары һәм аларның территориаль органнары, җирле үзидарә органнары һәм җәмәгать берләшмәләре белән хезмәттәшлеген оештыра;

Татарстан Республикасы Президентына вәкаләтләр бирү Русия Федерациясе Президенты тәкъдиме буенча федераль законнарда һәм Татарстан Республикасы Конституциясендә каралган тәртиптә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Татарстан Республикасы Президентына вәкаләтләр бирү турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карары, аны яклап Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларының билгеләнгән саныннан яртысыннан күбрәге тавыш бирсә, кабул ителгән дип санала.

Татарстан Республикасы Президенты вәкаләтләре чоры - биш ел.

                                     

1. Татарстан Президенты хакимияте символы

Татарстан Республикасында Президент хакимияте символы Татарстан Республикасында Президент хакимияте символы булып Татарстан Республикасы Президенты Штандарты флагы тора.

Татарстан Республикасы Президенты Штандарты флагы яшел, ак һәм кызыл төсләрдәге Татарстан Республикасы Дәүләт флагы төсләре горизонталь полосалы квадрат тукымадан гыйбарәт. Ак полоса тукыма киңлегенең 1/15 өлешен били һәм тигез киңлектәге яшел һәм кызыл төсләрдәге полосалар арасында урнашкан. Монда яшел полоса өстә, кызылы - аста урын ала.

Тукыманың үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт гербының төсле сурәте ясалган.

Тукыма алтын төсендәге бахрома белән әйләндереп алынган.

Татарстан Республикасы Президенты Штандарты флагы сабына Татарстан Республикасы Президентының фамилиясе, исеме һәм атасының исеме һәм аның әлеге постта торуы даталары гравировкалап язылган алтын төсендәге тактачык беркетелә.

Татарстан Республикасы Президенты Штандартының флагының оригиналы Татарстан Республикасы башкаласы Казан шәһәрендәге Кремльдә Татарстан Республикасы Президенты резиденциясендә аның эш кабинетында даими урын ала.

Татарстан Республикасы Президенты ант иткәннән соң Татарстан Республикасы Президенты Штандартының флагының дубликаты Татарстан Республикасы башкаласы Казан шәһәрендәге Кремльдә Татарстан Республикасы Президенты резиденциясе өстендә күтәрелә һәм анда даими тора.

Татарстан Республикасы Президенты Штандарты флагы дубликаты шулай ук Татарстан Республикасы Президенты анда булганда башка резиденцияләр өстендә дә күтәрелә.

Татарстан Республикасы Президенты Штандарты флагы дубликаты Татарстан Республикасы Президентының башка эш кабинетларында да урнаштырыла, шулай ук ул рәсми церемонияләр, чаралар, рәсми вазыйфалар уздырган урыннарда урнаштырылырга мөмкин.

                                     

2. 2010 ел вакыйгалары

  • 2010 елның җәендә Русия республикалары президентларының исемнәрен алыштыру процессы башланды. Рамзан Кадыйров тәкъдиме буенча Чичәнстан республикасы президенты вазифасы "башлык" сүзенә алышынды. Татарстан президенты да исемне алыштырырга мөмкин дигән сүзләр барлыкка килде.
  • 2010 елның 2 ноябрь көнендә Русия Дәүләт Думасы төбәк җитәкчеләрен президент дип атауны тыйган канун өлгесен беренче укылышта кабул итте.
Free and no ads
no need to download or install

Pino - logical board game which is based on tactics and strategy. In general this is a remix of chess, checkers and corners. The game develops imagination, concentration, teaches how to solve tasks, plan their own actions and of course to think logically. It does not matter how much pieces you have, the main thing is how they are placement!

online intellectual game →