Back

ⓘ Татарстан икътисады. Татарстан – Россиядә икътисади яктан алга киткән төбәкләренең берсе. Республика Россия Федерациясенең эре индустриаль районы үзәгенә урнашк ..



                                               

Сычуань

Сычуа́нь ||四川 Sìchuān - Кытайның үзәк өлешенең көньягындагы провинция. Башкаласы һәм иң эре шәһәре -Чэнду. Халкы 80 418 200 кеше провинцияләр арасында 4-енче урын, 2010 ел бирелгән мәгълүматы. Атамасы 川峡四路 "дүрт Чуанься өлкәсе" дигәннән кыскартылма һәм Сун империясе вакытында бу территориядә Чуанься өлкәсе булганга һәм соңыннан дүрт өлкәгә - "лу"га бүленгәнгә бәйле.

                                     

ⓘ Татарстан икътисады

Татарстан – Россиядә икътисади яктан алга киткән төбәкләренең берсе. Республика Россия Федерациясенең эре индустриаль районы үзәгенә урнашкан. Көнчыгыш һәм көнбатыш, төньяк һәм көньяк илләрен тоташтыручы төп төбәк булып тора.

ТР файдалы казылмаларга, эре һәм диверсификацияләнгән сәнәгать, югары интелектуаль потенциалга һәм квалификацияле эшче көчләргә ия булган төбәк. Бәйсез федераль органнар үткәргән төбәкара социаль-икътисади күрсәткечләр рейтингынннан күренгәнчә Татарстан Республикасы иң яхшы алты төбәк арасына кергән. Мәскәү, Санкт-Питербург, Ленинград, Свердловск, Ярославь өлкәләре янәшәсендә Татарстан да бар.

2000нче елда Татарстан ТРПсының 50.5%н сәнәгат, 9.3% – хезмәт күрсәтү өлкәсе, 8.7% – төзелеш, 7.2% – авыл хуҗалыгы, транспорт – 3.9%.

Сәнәгать тармаклары: 35.8% – ягулык, машина төзү һәм металл эшкәртү, химия һәм нефт химиясе, электр энергетикасы сәнәгате.

                                     

1. Сәнәгатьнең урынлашуы

2012 елда Россиянең иң зур 250 сәнәгать үзәге исемлеге төзелде. Әлеге рейтингка Татарстанның 6 шәһәре кертелде. Гомуми исемлектә Әлмәт шәһәре 8нче урында тора. Узган ел йомгаклары буенча сәнәгатьтә җитештерү күләме 348.8 миллиард сум тәшкил иткән. 2нче 14нче урында Түбән Кама шәһәре – 304.4 млрд сум. Чаллы өченче урында 24нче 192.7 млрд сумлык товар җитештереп. Казан – Татарстанның сәнәгать җитештерү күләме буенча дүртенче шәһәре гомуми исемлектә – 34нче, биредә елга 159.5 млрд сумлык товар җитештерелде. Әлеге исемлеккә Татарстаннан шулай ук Алабуга һәм Яшел Үзән шәһәрләре керде.

Free and no ads
no need to download or install

Pino - logical board game which is based on tactics and strategy. In general this is a remix of chess, checkers and corners. The game develops imagination, concentration, teaches how to solve tasks, plan their own actions and of course to think logically. It does not matter how much pieces you have, the main thing is how they are placement!

online intellectual game →