Back

ⓘ Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте. Үзәкләштерелгән дини оешма - Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте – Татарстан мөселманнарын, ..



                                               

Үзәк диния нәзарәте

Үзәк диния нәзарәте - Россия мөселманнарының иң борынгы дини идарәсе. Аның эшчәнлеге Россия территориясендә, Беларусь республикасында, Молдова һәм Латвиядә урнашкан мөселман дини оешмаларына карый. Уфа шәһәрендә урнашкан. Диния Нәзарәте шактый катлаулы тарихка ия. Чөнки Россиядә Исламга карата мөнәсәбәт һәрвакыт каршылыклы булган. Иң кыен чорларның берсе - Совет хакимияте еллары.

                                               

Русиядә ислам

Россиядә ислам - Россия территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, РФ халкының 13.50 % ы - Ислам дине тарафдары. РФ мөселманнарының күбесе сөнниләр, шулай ук шигыйлар бар. Мөселманнарның күбесе исламның барлык таләпләрен үтәми, буыннар традициясе яки яшәгән урыны буенча үзен "этник" мөселманга кертеп саный. РФның Төньяк Кавказ республикаларындагы ислам җәмгыятьләре көчлерәк. РФ мөселманнарының күпчелеге Идел-Урал республикаларында һәм өлкәләрендә, Төньяк Кавказда, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм Көнбатыш Себердә яши. Соңгы ун елда илнең эре шәһәрләрендә Урта Азия республикалары ...

                                               

Мөселман

Мөселман, мөслим - Ислам дине тәгълиматы буенча яшәүче кеше. Мөселманнарның дини практикалар Исламның биш баганасында тасвирланган. Дөнья буйлап үзен мөселман дип билгеләүчеләр саны 1.3 - 1.8 млрд кеше дип исәпләнә.

                                     

ⓘ Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте

Үзәкләштерелгән дини оешма - Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте – Татарстан мөселманнарын, мөселман дини оешмаларын, мәхәллә-мәчетләрен, мәдрәсә һәм башка уку йортларын берләштергән үзәкләштерелгән дини оешма.

                                     

1. Тарих

1990-елларга кадәр Татарстандагы дини оешмалар Уфадагы дини идарәгә буйсыналар. Казанда Татарстан мөхтәсибәте урнаша. 1992 елда Татарстанның мөстәкыйль диния нәзарәте формалаша. Аның җитәкчесе, мөфти итеп Габдулла Галиуллин сайлана. Шул ук вакытта Уфа нәзарәтенең дә Татарстандагы структур өлеше – икенче нәзарәт барлыкка килә. Аның эше белән Фәрид Сәлман җитәкчелек итә.

                                     

1.1. Тарих Илдус Фәиз чоры

2011 елның 13 апрелендә узган Бишенче чираттан тыш корылтайда мөфти итеп Илдус Фәиз сайлана. Аның идарәсе чорында мөфтиятнең эшчәнлеге каршылыклы була. Имамнарны, мәдрәсә җитәкчеләрен, мөхтәсибләрне билгеләү өлкәсендә конфликтлар килеп чыга. Икенче яктан, Татарстанда мөселман мәгариф системасында тәртип урнаштыруда һәм аны реформалауда җитди эшчәнлек башлана.

Илдус Фәиз чорының кульминацион мизгеле – 2012 елның 19 июль вакыйгалары. Бу көнне мөфтинең машинасын шартлаталар, ә нәзарәтнең уку-укыту бүлеге мөдире Вәлиулла Якупов атып үтерелә.

Июль вакыйгаларыннан соң мөфтинең эшчәнлеге кими, ә 2013 елның мартында ул вазифасыннан ваз кичә.

                                     

1.2. Тарих Сәмигуллин чоры

2013 елның 17 апрелендә мөфти вазифасына 28 яшьлек Камил Сәмигуллин сайлана.

                                     

2. Структура

Диния нәзарәт рәис җитәкли. Аңа мөфти дигән дини дәрәҗә бирелә. Оешманың үз эчендә төрле бүлекләр, аның каршында эшләүче оешмалар бар. Аерым әһәмияткә ия органнар - пленум, голәмәлар шурасы һәм казыят институты.

                                     

2.1. Структура Голәмәлар шурасы

  • Шәһәвиев Сәет-Дамир - ТР Фәннәр академиясенең ислам тикшеренүләр үзәге җитәкчесе;
  • Яхин Илшат - "Фәнис" мәдрәсәсе мөгаллиме;
  • Бикбаев Равил - "Өметлеләр" мәчете имам-хатыйбы;
  • Вәлиуллин Камил -, "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе мөгаллиме;
  • Гыйззәтуллин Рамил - "Әниләр" мәчете имам-хатыйбы;
  • Миңнеәхмәтов Рәфыйк – Әлмәт районы имам-мөхтәсибе;
  • Габдуллин Зөлфәт – "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе проректоры;
  • Хисамов Илмир - РИУ мөгаллиме;
  • Хәлилрахманов Җәлил – Әлмәт мәдрәсәсе мөгаллиме;
  • Нургалиев Рөстәм - РИУ мөгаллиме ;
  • Моратов Мөхәммәд-Морат - РИУ мөгаллиме;
  • Мөлеков Булат -"Амал" финанслар йорты белгече;
  • Акбашев Камил - РИУ мөгаллиме.
  • Әдһәмов Габдулла - Голәмәләр шурасы рәисе, РИУ мөгаллиме;
  • Нәүмов Абдрахманов - РИУ мөгаллиме;
                                     

2.2. Структура Казыятлар

Казыят дини-хокукый мәсьәләләр буенча карарлар кабул итүче оешма. Татарстанның баш казые – Җәлил Фазлыев.

  • Төньяк-көнбатыш төбәге – Рөстәм Вәлиуллин
  • Көньяк-көнбатыш төбәге - Фәһим Әхмәтҗанов
  • Төньяк-көнчыгыш төбәге - Руслан Мортазин
  • Башкала төбәге – Мәхмүт Шәрәфетдинов Казан
  • Көньяк-көнчыгыш төбәге - Марат Мәрданшин
  • Кама буе төбәге – Рөстәм Шәйхивәлиев
  • Көньяк төбәге - Алмаз Шәрифуллин
  • Төньяк төбәк - Җәлил Фазлыев Баш казый
  • Көнчыгыш төбәге - Рәфыйк Миңнеәхмәтов
Free and no ads
no need to download or install

Pino - logical board game which is based on tactics and strategy. In general this is a remix of chess, checkers and corners. The game develops imagination, concentration, teaches how to solve tasks, plan their own actions and of course to think logically. It does not matter how much pieces you have, the main thing is how they are placement!

online intellectual game →