Back

ⓘ Татарстан Республикасының милли музее. ТР милли музее - Татарстан Республикасының Милли музее – Татарстанның фәнни-тикшеренү һәм мәдәният-агарту оешмасы, Россия ..



                                               

Габдулла Тукай музейлары

Габдулла Тукайның шәхси тормышына һәм иҗатына мөнәсәбәтле материалларның, киләчәк буыннар өчен әһәмиятлелеген аңлап, аларны туплый башлауның һәм шагыйрьнең исемен мәңгеләштерүнең беренче адымнары Габдулла Тукай вафатыннан соң ук 1913 елның 15 апреле башлана. "Мәгариф" нәшрияты "Г. Тукайның мәҗмугаи әсәрләре" н чыгаруга алына. Шагыйрь Кыям Юлдашев 1890―1955 "Матбугат вә әдәбият Тукай мәҗмугасы" мәкаләсендә билгеләп үткәнчә: "Мәгариф" нәшрияты, мәҗмуганы тулы нәшер итү, шагыйрьнең җан хәрәкәтләрен төшенү өчен, төрле кешеләргә төрле мөнәсәбәт белән язылган мәктүбләрен, шигырь вә нәсерләрен со ...

Татарстан Республикасының милли музее
                                     

ⓘ Татарстан Республикасының милли музее

ТР милли музее - Татарстан Республикасының Милли музее – Татарстанның фәнни-тикшеренү һәм мәдәният-агарту оешмасы, Россиянең иң зур музейларыннан берсе. 1895 елның 5 апрелендә ачыла. 1981 елдан 2005 елга кадәр милли музей 80 музейны берләштергән Татарстан музей берлегенең әйдәүче оешмасы булып тора. Бүген Казанда 12 бүлекчәсе, Югары Ослан һәм Кама Тамагы районында 2 филиалы бар.

                                     

1. Тарих

1894 елда Казанның фән һәм сәнәгать музее буларак, тарихчы, коллекционер, төбәкне өйрәнүче А.Ф. Лихачевның 1832-1890 40 000 саклау берәмлегеннән торучы шәхси тупланмасыннан һәм 1890 елда узган фән-сәнәгать күргәзмәсе экспонатлары нигезендә оештырыла. Казан император университеты галимнәре А.А. Штукенберг, Н.П. Загоскин, П.И. Кротов, Н.Ф. Высоцкий, Н.Ф. Катанов музейның коллекцияләрен оештыруда үз өлешен кертә. Казан шәһәренең шәхси коллекционерлары һәм хәйриячеләре И.Ф. Лихачев, Ф.А. Лихачев, В.И. Заусайлов, О.С. Александрова-Гейнс, Галимҗан Баруди, Д.И. Образцов музей фондын тулыландыра.

Казан шәһәр музееның беренче директоры шура рәисе 1895-1902 - Сергей Виктор улы Дьяченко 1846-1907.

Исеме еш алышына: 1918 – Казан губернасы музее, 1921 – ТАССР АТССР Үзәк музее, 1944 – Татарстан АССР дәүләт музее, 1982 – Татарстан АССР дәүләт берләштерелгән музее, 2001 елдан – Татарстан Республикасының милли музее.

                                     

2. Бинасы

Татарстанның һәм Россиянең архитектура һәйкәле саналучы "Кунак йорты" рус. Гостиный двор бинасында урнашкан. Бина турында беренче тапкыр 1556 елда телгә алына. 1770 елда архитектор В.И. Кафтырев таштан яңадан төзи. 1800 елның июнендә архитектор Ф.Е. Емельянов җитәкчелегендә яңартып кору эшләре башлана. Бинаны үзгәртеп корулар XIX гасыр азагында гына төгәлләнә

                                     

3. Тупланмалар

Музей фондларында 800 000 саклау берәмлеге экспонат бар. Алар туган якның тарихын, табигатен, Идел буе, Урал алды, Россия һәм дөнья халыкларының тарихын өйрәнү һәм күрсәтү өчен файдаланыла. А.Ф. Лихачевның болгар тупланмасы, Ананьино казылмалары тупланмасы, мисыр һәм антик коллекцияләре, алтын тәңкәләр тупланмасы, XVII гасырның свиткалары, XV - XX гасыр кулъязма китаплары тупланмасы, татар әдәбияты вәкилләренең шәхси әйберләре, Казан татарларының декоратив-гамәли сәнгате үрнәкләре, Г.Р. Державинның мемориаль тупланмасы, тарихи таксидермия тат. карачкы ясау үрнәкләре тупланмасы, колибри тупланмасы, көнчыгыш нумизматикасы тупланмасы - игътибарга иң лаеклылардан.

                                     

3.1. Тупланмалар Даими эшләүче күргәзмәләр

  • XVIII гасырда Казан губернасы
  • "Алтын келәт" XVII - XIX гасыр татар зәркән эшләнмәләре
  • Музей раритетлары – Казанның Меңъеллыгына
  • Татарстанның борынгы тарихы
  • Урта гасырларда акча әйләнеше, сәүдә һәм сәүдә юллары
                                     

3.2. Тупланмалар Күчмә күргәзмәләр

  • Музыка кораллары дөньясы. – Казан, 2007 В.Потанин хәйрия фонды ярдәме белән.
  • Казан Санкт – Петербургта кунакта. Санкт –Петербург - 2008.
  • Театр чакыруы. – Казан, 2006.
  • Кытайдан Аурупага кадәр: Ефәк юлы. Ефәк сәнгатенә 5 000 ел Казан, 2007.
  • Толстойлар нәселе тарихы –Россия тарихы. – Мәскәү, Пушкин музее, 2008.
  • Кышкы бәйрәмнәр традициясе. – Казан, 2006.
  • Ата-бабалар чакыруы Аучылык тарихыннан. – Казан, 2007.
  • Кытайдан Аурупага кадәр: ислам дөньясы сәнгате – Казан, 2008.
  • Татарстан: мәдәниятләр бердәмлеге. – Мәскәү, 2006.
  • Максим Горькийның Казан университетлары М.Горькийга -135,Ф.Шаляпинга – 140 – Казан, 2008.
                                     

4. Белем бирү

  • "Витязь" хәрби-тарих клубы җитәкчесе – В.Хабаров
  • Казан университетлары шәкертләре өчен музей практикасы 1972 елдан
  • Музей хезмәткәрләре өчен стажировкалар
                                     

5. Бүлекчәләре

  • Максим Горький музее Красновидово
  • Каюм Насыйри музее
  • Салих Сәйдәшев музее
  • Л. Н. Толстой музее
  • Шәриф Камал мемориал фатирында татар әдәбияты тарихы музее
  • Янка Купала музее Печище
  • Е.А. Боратынский музее
  • Нәҗип Җиһановның музей-фатиры
  • Татарстанның музыка мәдәнияте музее
  • Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы
  • Габдулла Тукайның Әдәби музее
  • В.И. Ленин музее
  • А.М. Горький музее
  • Муса Җәлилнең музей-фатиры
                                     

6. Үсеш проекты

2001 елда Татарстан Министрлар шурасы милли музейны үстерүнең фәнни концепиясен раслый. Аның буенча милли музей тәртипкә салынган күргәзмәләре, яңа саклау урыны, реставрация һәм сәнгать остаханәләре, интернет үзәге булган заманча эре музей үзәгенә әйләнергә тиеш була. Бинаны үзгәртеп кору 6 000 кв.м күргәзмә мәйданы ясарга мөмкинлек бирә. Гостиный дворда музейның клублары, түгәрәкләре эшчәнлеген берләштерүче мәдәният-мәгариф үзәге ачу күздә тотыла. Шунда ук 3 күргәзмә җәелдерелә:

  • Табигать һәм кеше
  • Борынгы заманнардан бүгенге көнгә кадәр Татарстанның тарихы
  • Мәдәният: Татарстан халыкларының мәдәниятләре
                                     

7. Бүләкләре

2006 елда В. Потанинның хәйрия фонды иганәсендә узган бөтенроссия "Үзгәрүчән дөньяда үзгәрүчән музей" конкурсында "Музей музыкасы" проекты белән җиңүче була.

                                     

8. Музей турында

Генераль директоры – Гөлчәчәк Нәҗипова

Адресы: Татарстан, Казан шәһәре, Кремль урамы, 2

Ачылу вакыты: 05.04.1895

Бюджет статусы: РФ субъекты, мунииципаль

Оештыру-хокукый формасы: коммерцияле булмаган оешма

Оешма тибы: мәдәни-гаммәви, тикшеренү, уку-укыту

Оешманың классификациясе: универсаль

Оешманың мәйданы: күргәзмә мәйданы 5 206 кв.м ; вакытлы күргәзмәләр 1 200 кв.м ; саклау фонды 6 015 кв.м

Оешмага керә: архив, фәнни китапханә, реставрация остаханәләре

Югарыдагы оешма: Татарстанның мәдәният министрлыгы

Партнер-оешмалар: Манеж Мәскәү, Башкортстанның милли музее, Яр Чаллы шәһәренең тарихы музее, өяз шәһәре музее, Болгар музей-тыюлыгы, Иске Казан музей-тыюлыгы, В.М. һәм А.М. Васнецовлар исемендәге Вятка сәнгать музее, ТР дәүләт сынлы сәнгать музее, Биләр музей-тыюлыгы, Казан кремле музей-тыюлыгы, Казан Идел буе федераль университетының этнография музее, Качалов театры музее, Эрмитаж-Казан үзәге,Татарстан Республикасының Милли китапханәсе, Татарстанның фәннәр академиясе, Татарстанның милли архивы, Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы, Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханә һ.б.

Саклау берәмлеге – 805 400 ; 580 085 төп фондта

Рәсми бит:



                                     

9. Чыганаклар

  • DVD-диск "Сокровища Национального музея". - Казан, 2005.
  • Кадырова А. Застывшая музыка Гостиного двора // Казанские ведомости. - 1993. - 3 август.
  • Л. Милашевская. Зоологическая коллекция Национального музея Республики Татарстан. Позвоночные животные.Каталог. - Казан, Заман, 2003.
  • Р. Идрисова. По старым улицам казанским. Белешмәлек. - Казан, Новое знание, 2005.
  • Музейные ежегодники. Милли музей нәшрияты.
  • Все музеи Казани. Белешмәлек. - Казан, Заман, 2004.
  • Г.Р. Назипова, С.Ю. Измайлова. Казанский антиквариум. - Казан, Фолиантъ, 2006. В.М. Дьяконов. Моя жизнь и музей. Сорок лет участия в музейном строительстве. - Казан, "Kazan - Казань", 2006.
  • Сбереженная память. 110 лет Национальному музею Республики Татарстан. "Казань" журналы, № 3, 2005.
  • Г.А. Милашевский. Старая Казань. Фотопортрет. Китап - альбом. - Казан, Заман, 2005.
Free and no ads
no need to download or install

Pino - logical board game which is based on tactics and strategy. In general this is a remix of chess, checkers and corners. The game develops imagination, concentration, teaches how to solve tasks, plan their own actions and of course to think logically. It does not matter how much pieces you have, the main thing is how they are placement!

online intellectual game →