Back

ⓘ Созвездие-Йолдызлык, фестиваль. Казандагы Созвездие-Йолдызлык театры белән бутамаска. Созвездие-Йолдызлык фестивале - ачык республика яшьләр эстрада сәнгате тел ..



Созвездие-Йолдызлык (фестиваль)
                                     

ⓘ Созвездие-Йолдызлык (фестиваль)

Казандагы Созвездие-Йолдызлык театры белән бутамаска.

"Созвездие-Йолдызлык" фестивале - ачык республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестиваль проекты, дәүләт оешмасы. Муса Җәлил премиясе лауреаты 2007. РФ хөкүмәте премиясе лауреаты 2010. 2002 елдан Татарстан президенты химаячелегендә патронажлыгында уза. Һәр елны сәләтле 5-21 яшьлек 80 000 яшь кеше катнаша. ТНВ каналында тапшырылган гала-концертны 29 млн тамашачы карый. Генераль продюсеры – Дмитрий Туманов.

                                     

1. Проектның максаты

  • Талантлы балаларны һәм үсмерләрне үстерүгә дәүләт органнарын, җәмәгать оешмаларын тарту, төбәкләр арасындагы конфессияара һәм этник мөнәсәбәтләрне ныгыту.
  • Проект иҗатка сәләтле балаларны, үсмерләрне, яшьләрне эзләп табу һәм аларның иҗади үсешендә ярдәм итү, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге белгечләрне читкә җибәрмәү, мөгаллимнәр һәм белгечләр корпусын булдыру максатында ел әйләнәсе чаралар үткәрүне күздә тота.
                                     

2. Тарих

  • 2005 Фестивальнең жюри рәисе итеп Россиянең халык артисты профессор Зилә Сөнгатуллина билгеләнә. ТНВ TV каналы сайлап алу турларын күрсәтә башлый. 26 августта Казанның Ярминкә мәйданында 7 сәгатьлек концертны Казанның меңьеллыгына һәм БДБ саммитына килгән ил башлыклары белән Россия Федерациясе президенты В.В. Путин тамаша итә. Фестивальнең 16 җиңүчесе Мәскәүгә, РАТИ ГИТИС ның эстрада факультетына укырга кабул ителә.
  • 2006 елның 29 апрелендә Минтимер Шәймиев "ТР президенты каршында фестивальгә булышу шурасы төзү турында" нигезләмәне раслый. "Созвездие-Йолдызлык" фестивале "Россиянең иң яхшы 40 проекты" исемлегенә керә.
  • 2012 елның июлендә вице-адмирал Александр Федотенков фестивальне Россия Федерациясенең Кара диңгез флоты истәлекле билгесе белән бүләкли.
  • 1994 Исеме "Юная звезда" Казан шәһәре ачык конкурсы итеп үзгәртелә.
  • 2002 елда проект республика дәүләт статусын ала һәм ТР яшьләр һәм спорт эшләре министрлыгы тарафыннан уздырыла. Фестивальнең рәсми гимны языла.
  • 2010 елда РФ хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе бирелә. 25 җиңүчегә РАТИ ГИТИСка укырга керергә тәкъдим ителә. ХХVII Җәйге Универсиада 2013 дирекциясе белән хезмәттәшлек турында килешү имзалана.
  • 2008 елда фестивальнең интернет-сайты ачыла
  • 1998 елда В.И. Качалов исемендәге Казан Зур академия рус театры актеры Дмитрий Туманов фикердәшләре белән "АРТИАС" агентлыгы оештыра. Казан шәһәре башкарма комитеты агентлыкка "Юная звезда" фестивален яңарту бурычын куя. Балаларга матурлык һәм иҗат дөньясының капкаларын ачкан "Созвездие-Йолдызлык" фестивале беренче адымнарын ясый.
  • 2001 Фестивальнең Гала-концертын караганнан соң, Татарстан президенты Минтимер Шәймиев киләчәк буынның талантын күреп, чараны ТР президенты химаячелегендә үткәрергә карар кыла.
  • 2004 "Татарстан-Яңа гасыр" / "Татарстан-Новый век" хәрәкәте уздырган "Яшьләрнең казанышлары" Достижения молодых бәйгесенең дипломы белән бүләкләнә.
  • 2000 Фестиваль хәзерге исемен ала.
  • 2003 елда фестиваль махсус программа гранты ота. ТР 3 министрлыгы – мәдәният, мәгариф, яшьләр, спорт һәм туризм министрлыклары фестиваль эшендә катнаша башлый. Татарстан һәм Украина арасындагы мәдәният килешүе чикләрендә, ТР тышкы икътисади элемтәләр департаменты ярдәмендә Кырымда һәр елны җәйге иҗади смена үткәрү традициясе барлыкка килә.
  • 1992 Казанда заманча бию һәм популяр музыка фестивале үткәрелә.
  • 2009 елның 27 июнендә халыкара яшьләр көнендә фестивальгә "Россия гаиләсе" милли премиясе бирелә.
  • 2007 елда Муса Җәлил премиясенә лаек була.
  • 2020 елның 27 августында Казанда тарихи Алафузов театрында Гладилов ур., 49 арт-резиденциясе ачыла.
                                     

3. Бәйге турлары

  • 5-21 яшьтәге шәхесләр катнаша ала.
  • "Вокал-соло", "Вокаль ансамбльләр", "Хореография", "Конферанс", "Җыр өчен иң яхшы музыка", "Җыр өчен иң яхшы текст", "Видеоклип" номинацияләре бар. Һәр номинация үзе яшь буенча 3-5 төркемгә бүленә.
  • Район турыннан узганнар Татарстан шәһәрләре - Казан, Әлмәт, Зәй, Яр Чаллы, Минзәлә, Болгар, Мамадыш, Теләче, Буа, Яшел Үзәндә зона турында катнаша. Һәр номинациядә һәм һәр яшь төркемендә 1-3 урын алганнар Казанга финал турына килә.
Free and no ads
no need to download or install

Pino - logical board game which is based on tactics and strategy. In general this is a remix of chess, checkers and corners. The game develops imagination, concentration, teaches how to solve tasks, plan their own actions and of course to think logically. It does not matter how much pieces you have, the main thing is how they are placement!

online intellectual game →