Back

ⓘ Илдус Садыйков, Илдус Харис улы Садыйков, рус. Садыков Ильдус Харисович - ТАССР министрлар шурасы рәисе, Түбән Каманың шәрәфле ватандашы. ..



                                               

Курса-Почмак чишмәсе

Курса-Почмак чишмәсе - Курса-Почмак авылындагы тарихи чишмә, Казансу кушылдыгы Кесмәс елгасы байссейнына караган Көйлесуга коя.

Илдус Садыйков
                                     

ⓘ Илдус Садыйков

Илдус Садыйков, Илдус Харис улы Садыйков, рус. Садыков Ильдус Харисович - ТАССР министрлар шурасы рәисе, Түбән Каманың шәрәфле ватандашы.

                                     

1. Тәрҗемәи хәле

1932 елның 28 ноябренда Красноярск крае Төньяк-Енисей районы Вельмо-2 бистәсендә туган. Ата-бабасы Арча районы Чөмә-Елга авылыннан Чита өлкәсенә сөрелгән булган. Вельмо -2 бистәсендә җидееллык мәктәпне, гаиләсенә кайтырга рөхсәт алынгач 1948 елда, Казанның 2 нче санлы татар мәктәбенең ун классын, "инженер-механик" белгечлеге буенча Казан дәүләт химия-технология институтын 1955 тәмамлаган.

                                     

2. Хезмәт юлы

  • 1966-1967 КПССның Идел буе районы Казан комитеты беренче сәркатибе.
  • 1955-1966 Казан резина-техник эшләнмәләр заводында цех механигы, цех башлыгы, баш инженер урынбасары, завод һөнәри берлеге комитеты рәисе, фирка комитеты сәркатибе, баш инженер.

Түбән Камада

  • 1969-1983 КПССның Түбән Кама шәһәр комитеты беренче сәркатибе. Бу чорда Түбән Кама химия-технология институты филиал, политехник һәм нефтехимик көллиятләр, медицина һәм музыка укуханәләре, һөнәри лицейлар, 12 гомуми белем мәктәбе, балалар иҗаты һәм техник иҗат йортлары, балалар бакчалары ачыла. Ел саен 160 мең м² торак куллануга тапшырыла. ТЭЦ-1, ТЭЦ-2 төзелә.
  • 1969 елда Түбән Кама шәһәренә килә. Шәһәр һәм химия комплексы төзелешенә зур өлеш кертә.

Казанда

  • 1991 Швейцария-Татарстан уртак "Волгапласт" ширкәте генераль директоры.
  • 1982, ноябрь-1985 ТАССР министрлар шурасы рәисе.
  • 1985-1991 Бөтенсоюз күмерсу чималы фәнни-тикшеренү институты директоры.
Free and no ads
no need to download or install

Pino - logical board game which is based on tactics and strategy. In general this is a remix of chess, checkers and corners. The game develops imagination, concentration, teaches how to solve tasks, plan their own actions and of course to think logically. It does not matter how much pieces you have, the main thing is how they are placement!

online intellectual game →