Back

ⓘ Наша республика, газета. Наша республика, тат. Безнең республика - Казанда Бөтенроссия Бердәм Россия сәяси фиркасенең Татарстан регион бүлеге тарафыннан нәшер и ..



                                               

Башкортстанның район гәҗитләре

Башкортстанның район гәҗитләре - Башкортстанның авыл районнарында нәшер ителүче гәҗитләр. Гамәлгә куючылары - дәүләт һәм муниципаль оешмалары. Гәҗитләрдә муниципаль хакимиятнең эшчәнлеге турында мәгълүмат, район яңалыклары, җирле авторларның әдәби әсәрләре, реклама урнаштырыла. Район гәҗитләре республика халыкларының 6 телендә нәшер ителә.

                                     

ⓘ Наша республика (газета)

"Наша республика", тат. "Безнең республика" - Казанда Бөтенроссия "Бердәм Россия" сәяси фиркасенең Татарстан регион бүлеге тарафыннан нәшер ителүче иҗтимагый-сәяси газета. Басма "Бердәм Россия" сәяси фиркасенең илдә иң зур бүлеге булган Татарстан бүлеге тормышын яктырта. Рәсми хроника белән беррәттән, репортажлар, фотохисаплар, сәяси портретлар, әңгәмәләр дә урын ала. Фирка рәисе Дмитрий Медведевның Казандагы иҗтимагый кабул итү бүлмәсе эше даими яктыртыла. Айга бер чыгучы "Фирка географиясе" рубрикасында Татарстан районнарындагы бүлекчәләр эшчәнлеге турында сөйләнә.

                                     

1. Мәгълүмат

  • Рус телендә нәшер ителә
  • Оештыручы һәм нәшер итүченең адресы: 420015 Казан, Горький урамы, 9
  • Татарстан регионара хезмәттәшлеккә һәм үсешкә ярдәм итү иҗтимагый фонды ярдәме белән нәшер ителә.
  • Мөхәрририят шурасы рәисе - Фәрит Мөхәммәтшин, "Бердәм Россия" сәяси фиркасенең Татарстан бүлеге сәяси шурасы сәркатибе, ТР Дәүләт шурасы рәисе.
  • Адрес: 420015 Казан, Горький урамы, 12
  • Мөхәррире - Ирина Ермакова
  • Тиражы 10 мең данә.
  • Мөхәрририят шурасы рәисе урынбасары - Римма Ратникова, "Бердәм Россия" сәяси фиркасенең Татарстан бүлеге сәяси шурасы сәркатибе урынбасары,ТР Дәүләт шурасы урынбасары, ТР журналистлар берлеге рәисе.
  • Сайты
  • Бушлай таратыла.
  • Теркәлү таныклыгы: ПИ № ТУ16 – 01294
Free and no ads
no need to download or install

Pino - logical board game which is based on tactics and strategy. In general this is a remix of chess, checkers and corners. The game develops imagination, concentration, teaches how to solve tasks, plan their own actions and of course to think logically. It does not matter how much pieces you have, the main thing is how they are placement!

online intellectual game →