Back

ⓘ Дмитрий Бугров, Дмитрий Геннадий улы Бугров, рус. Бугров Дмитрий Геннадьевич - археолог, Татарстан җирлегендә тимер гасыры һәм урта гасырлар тарихы буенча белге ..



Дмитрий Бугров
                                     

ⓘ Дмитрий Бугров

Дмитрий Бугров, Дмитрий Геннадий улы Бугров, рус. Бугров Дмитрий Геннадьевич - археолог, Татарстан җирлегендә тимер гасыры һәм урта гасырлар тарихы буенча белгеч. 2нче Тойгуҗа һәм Гөлек каберлекләрендә тикшерү эшләре алып барган. Тарих фәннәре кандидаты. Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты.

                                     

1. Тәрҗемәи хәле

1966 елның 22 июлендә Казанда туган. Вольск шәһәренең 12нче мәктәбен 1983, Казан дәүләт университетының тарих факультетын 1999 тәмамлаган. КДУның ССРБ тарихы кафедрасында шәхси уку планы буенча археология белгечлеге алган. "Ык-Агыйдел елгалары арасында Пьяный Бор мәдәнияте тораклары" рус. Поселения пьяноборской культуры Икско-Бельского междуречья темасына кандидатлык диссертациясе яклаган 2006, фәнни җитәкче П.Н. Старостин. 1985-1987 елларда хәрби хезмәттә булган.

  • 1991 елда ТР берләшкән дәүләт музееның 2001 елдан ТР милли музее советларга кадәрге чор тарихы бүлегендә кече фәнни хезмәткәр, фәнни хезмәткәр, археология секторы мөдире, өлкән фәнни хезмәткәр.
  • 2006 елдан ТР ФА Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының археологик эзләнүләр милли үзәге 2014 елдан А. Халиков исемендәге Археология институты фәнни хезмәткәр, өлкән фәнни хезмәткәр.
                                     

2. Гыйльми эзләнүләре

Фәнни кызыксынулары - Идел-Чулман буйлары археологиясе б.э. 1 меңьеллыгының 1нче яртысы. 1988 елдан башлап, мөстәкыйль рәвештә кыр археология тикшеренүләре уздыра. Иң әһәмиятлеләре:

  • Пьяный Бор мәдәниятенә караучы Тойгуҗа каберлеге 1995-2000
  • Ананьин мәдәниятенә караучы Саескан Тавы Сорочьи Горы шәһәрчеге 1990
  • Минзәлә каберлеге 1998-1999
  • сармат чоры һәм монголгача чорга караучы Гөлек каберлеге 2006-2007
                                     

2.1. Гыйльми эзләнүләре ТР милли музеенда

ТР милли музеенда эшләгәндә "Сәүдә юллары чатында" 1992, "Иске музейда" 1995, "Татарстан музейлары хәзинәләре" 1999, Мәскәү, "Татарстан хәзинәләре" 2000, "Татар дәүләтчелеге: борынгыдан бүгенгегә" 2001, "Югалган вакытны эзләү: Г.А. Федоров-Давыдов истәлегенә" 2001, "Казан кирмәне: кичә,бүген, иртәгә" 1993, "Дәреслеккә иллюстрацияләр: борынгы җәмгыять, Борынгы Мисыр, Борынгы Греция" 1994, "Киммериялеләрнең замандашлары: Идел-Чулман буенда ананьин мәдәнияте" 1996, "Таныш булмаган ил: Болгар чоры алдыннан Идел-Чулман буйлары" 1997 күргәзмәләрен оештыруда катнаша. ТР милли музее даими эспозициясенең фәнни концепциясен язучы авторлар төркемендә эшли: "Болгар чорына кадәрге ара иң борынгы заманнардан б.э. VIII гасырына кадәр" бүлеге 1991, "Татарстанның борынгы тарихы" бүлеге кереш өлеш һәм Татарстанның борынгы һәм урта гасырлар тарихы экспозициясенең концепциясен гомуми мөхәррирләү 2001.

                                     

2.2. Гыйльми эзләнүләре Археология институты

Археология институтында 2014 елга кадәр ТР ФА Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының археологик эзләнүләр милли үзәге "Ауразия далаларының урта гасырлар археологиясе" конгрессының оештыру корылтаена "Татарстан археологиясе" күргәзмәсен оештыруда, "Болгар цивилизациясе музее" экспозициясен булдыру концепциясен әзерләүдә, ТР археологиясе музее экспозициясен булдыру концепциясен төзүдә катнаша.

                                     

3. Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 2016 Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге – "Болгар цивилизациясе. Меңьеллыкларга сузылган юл" сәнгать- пространство экспозиция инсталляциясен иҗат иткән өчен коллектив эчендә.
Free and no ads
no need to download or install

Pino - logical board game which is based on tactics and strategy. In general this is a remix of chess, checkers and corners. The game develops imagination, concentration, teaches how to solve tasks, plan their own actions and of course to think logically. It does not matter how much pieces you have, the main thing is how they are placement!

online intellectual game →