Back

ⓘ Тукай районы гербы Татарстанның Тукай районы халык депутатлары шурасының 2005 елның 11 ноябре 26 нчы санлы карары нигезендә кабул ителә. Россия Федерациясе Дәүл ..



                                               

Әхәт Латыйпов

Әхәт Фәсхетдин улы Латыйпов - - хуҗалык эшмәкәре, Башкортстан Республикасы Югары Советының экология һәм табигать ресурсларын рациональ куллану буенча комиссия әгъзасы. 1990 елның 11 октябрендә БАССР-ның уникенче чакырылыш Югары Советының өченче сессиясендә Башкортстан Республикасының Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул иткән Башкорт АССР-ының 12че чакырылыш Югары Советы депутаты.

Тукай районы гербы
                                     

ⓘ Тукай районы гербы

Тукай районы гербы Татарстанның Тукай районы халык депутатлары шурасының 2005 елның 11 ноябре 2/6 нчы санлы карары нигезендә кабул ителә.

Россия Федерациясе Дәүләт геральдика регистрына 2039 нчы сан астында кертелгән. Татарстан Республикасы Дәүләт геральдика регистрына 36 нчы сан астында кертелгән.

                                     

1. Символлар нигезләмәсе

Гербта Татарстанның Тукай районы өчен әһәмиятле сәнәгать өлкәләре чагылыш тапкан. Тукай районы - су юлы һәм башка магистральләр кисешкән урында урнашкан зур авыл хуҗалыгы районы.

Гербта төп фигура - алтын төстәге Арыслан. Җәнлекләр патшасы булган арыслан көч-куәтне, ышанычны, батырлыкны гәүдәләндерә. Таяк очына беркетелгән җилфердәүче көмеш төстәге җиде тасма районның күпмилләтле халкы дуслыгын күрсәтә. Гербтагы аксыл зәңгәр төстәге аскы өлеш Тукай районының Чулман елгасы Түбән Кама сусаклагычы яр буенда урнашуын белдерә.

Алтын төс - байлык, тотрыклылык, хөрмәт, акыллылык билгесе.

Көмеш төс - пакьлек, камиллек, тынычлык, үзара аңлашу билгесе.

Кызылсу алтын төс - батырлык, көч, хезмәт, матурлык билгесе.

Аксыл зәңгәр төс - намуслылык, эчкерсезлек, югары максатлар билгесе.

                                     

2. Авторлар төркеме

Герб Татарстан Республикасы Президентының Геральдика шурасы һәм РФ Геральдистлар берлеге тарафыннан эшләнгән:

Рамил Хәйретдинов Казан, Радик Салихов Казан, Константин Мочёнов Химки, Кирилл Переходенко Конаково, Оксана Афанасьева Мәскәү, Роберт Маланичев Мәскәү, Фәйрүзә Сәләхова Тукай районы.

Free and no ads
no need to download or install

Pino - logical board game which is based on tactics and strategy. In general this is a remix of chess, checkers and corners. The game develops imagination, concentration, teaches how to solve tasks, plan their own actions and of course to think logically. It does not matter how much pieces you have, the main thing is how they are placement!

online intellectual game →