Back

ⓘ Рәдиф Җамалетдинов. Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов - татар галиме, филология фәннәре докторы, профессор, Русия табигый фәннәр академиясе әгъза-мөхбире. Россияне ..



                                               

Халыкара лингвистлар конгрессы

Халыкара лингвистлар конгрессы - дөньякүләм тел белгечләре конгрессы, тел белгечләренең иң олуг җыены. 1928 елда Нидерландның Гаага шәһәрендә нигез салынган. Соңгы 20нче конгресс Кейптаунда 2018 елның 2-6 июлендә үткәрелгән. Киләсе 21нче конгресс Казанда 2023 елның 25 июненнән алып 2 июленә кадәр КФУ җирлегендә узачак.

                                               

Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты

Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты - Россиянең иң борынгы университетларның берсе. 2011 елдан башлап Казан федераль университетының бер өлеше булып тора. Факультетларда көндезге һәм читтән торып уку бүлекләрендә 14 меңнән артык студент белем ала.

Рәдиф Җамалетдинов
                                     

ⓘ Рәдиф Җамалетдинов

Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов - татар галиме, филология фәннәре докторы, профессор, Русия табигый фәннәр академиясе әгъза-мөхбире. Россиянең атказанган югары мәктәбе хезмәткәре.

                                     

1. Тәрҗемәи хәле

1969 елның 27 октябрендә Татарстанның Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында туган. Урта белем алганнан соң, 1987 - 1989 елларда армия сафларында хезмәт итә. 1990 - 1995 елларда Казан дәүләт педагогика институтында укый, аспирантураны тәмамлаганнан соң, Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының Республика фәнни-методик үзәгендә гыйльми хезмәткәр, 1995 - 1996 елларда КДПУның татар теле кафедрасында ассистент, татар теле һәм әдәбияты факультеты деканы урынбасары, соңрак декан булып эшли. 1999 - 2002 елларда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Татарстан халыклары телләрен үстерү бүлегендә баш референт вазифаларын башкарды. Ул чагыштырмача тел белеме буенча дистәләрчә җыентык-монографияләр авторы, шулай ук татар теле буенча дәреслекләр, программалар, төрле кулланмалар эшләүдә катнашты.

Рәдиф Җамалетдинов Русия Президенты Указы нигезендә "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медаленә лаек. Шулай ук ул Русия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының, вузның Мактау грамоталары, "Русия Федерациясе атказанган югары һөнәри белем бирү хезмәткәре" һәм "Мәгарифкә керткән хезмәтләре өчен" күкрәк билгеләре белән бүләкләнде.

Рәдиф Җамалетдинов фәнни, педагогик, профессиональ оешмалар, укыту-методик берләшмәләр, шулай ук диссертацион һәм эксперт советлары эшендә актив катнаша. Ул –" Рус теле” һәм" РФ халыклары телләре” белгечлекләре буенча докторлык һәм кандидатлык диссертацияләрен яклау буенча диссертацион совет рәисе, Русия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы педагогик белем белгечлекләре буенча Укыту-методик берләшмә Советы Президиумы әгъзасы һәм әлеге берләшмәдә" Туган татар теле һәм әдәбияты” белгечлеге буенча укыту-методик комиссия рәисе дә булып тора.

2008 елның 15 февраленнән Рәдиф Җамалетдинов ТДГПУ ректоры вазыйфаларын башкара.

                                     

2. Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 2005 - "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медале.
  • 2020 - Россиянең атказанган югары мәктәбе хезмәткәре
  • Русия Федерациясе атказанган югары һөнәри белем бирү хезмәткәре.
Free and no ads
no need to download or install

Pino - logical board game which is based on tactics and strategy. In general this is a remix of chess, checkers and corners. The game develops imagination, concentration, teaches how to solve tasks, plan their own actions and of course to think logically. It does not matter how much pieces you have, the main thing is how they are placement!

online intellectual game →