Back

ⓘ Геннадий Емельянов, Геннадий Егор улы Емельянов - хуҗалык эшлеклесе, сәясәтче, Яшел Үзән, Алабуга районнары башлыгы, РФ Федераль Мәҗлесенең Федераль шурасы әгъз ..



Геннадий Емельянов
                                     

ⓘ Геннадий Емельянов

Геннадий Емельянов, Геннадий Егор улы Емельянов - хуҗалык эшлеклесе, сәясәтче, Яшел Үзән, Алабуга районнары башлыгы, РФ Федераль Мәҗлесенең Федераль шурасы әгъзасы. "Бердәм Русия" сәяси фиркасе әгъзасы.

                                     

1. Тәрҗемәи хәле

1957 елның 1 гыйнварында Татарстан АССРның Зәй районы Карамалы бистәсендә туган. "Инженер-механик" белгечлеге буенча Казан химия-технология институтын тәмамлаган. Егерме елдан артык транспорт өлкәсендә эшләгән. 1999 елдан Геннадий Емельянов өч муниципаль районда эшләгән, Яшел Үзән һәм Алабуга районнары башлыгы вазифаларын башкарган. Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры булган.

                                     

2. Хезмәт юлы

1974 - 1979 - Түбән Кама пассажир автотранспорт берләшмәсендә автослесарь.

1979 - 1987 - Түбән Кама пассажир автотранспорт предприятиеләрендә эшли.

1987 - 1999 - "Камэнергостройпром" ҖБ автотранспорт колоннасы баш инженеры, директор.

1999 - 2004 - Яр Чаллы хакимияте башлыгының беренче урынбасары.

2004 - 2009 - Яшел Үзән районы башлыгы, Яшел Үзән мэры.

2009 - 2010 - Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры.

2010 - 2019 - Алабуга районы башлыгы, Алабуга мэры.

2019 елның 9 сентябреннән - Бердәм Русия фиркасеннән VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты.

VI чакырылыш ТР Дәүләт Шурасының беренче утырышында Геннадий Емельянов РФ Федераль Мәҗлесе Федерация Шурасы әгъзасы - ТР Дәүләт Шурасыннан вәкил булып сайлана. Яңа сайланган сенаторның вәкаләтләре 2019 елның 2 октябреннан гамәлгә керә. Әлеге постка Геннадий Емельянов кандидатурасын ТР ДШ рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдим итә.

Free and no ads
no need to download or install

Pino - logical board game which is based on tactics and strategy. In general this is a remix of chess, checkers and corners. The game develops imagination, concentration, teaches how to solve tasks, plan their own actions and of course to think logically. It does not matter how much pieces you have, the main thing is how they are placement!

online intellectual game →