Back

ⓘ Федор Батков, Федор Сергей улы Батков – Татарстан Җөмһүриятенең биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты башлыгы, милиция полковнигы. ..



Федор Батков
                                     

ⓘ Федор Батков

Федор Батков, Федор Сергей улы Батков – Татарстан Җөмһүриятенең биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты башлыгы, милиция полковнигы.

                                     

1. Тәрҗемәи хәле

1961 елның 5 июлендә Татарстан АССР Питрәч районы үзәге Питрәч авылында туган. "Сәүдә икътисады" белгечлеге буенча Мәскәү кооператив институтын тәмамлаган 1987. "Икътисадчы- оештыручы" квалификациясенә ия. Вятка дәүләт авыл хуҗалыгы академиясендә Киров "аучылык белеме" программасы буенча өстәмә белем алган 2014. 1979-1981 елларда Ерак Көнчыгышта чик гаскәрләрендә хәрби хезмәт үткән.

                                     

2. Хезмәт юлы

1979 елда армиягә алынганчы - Питрәчтә төзелеш идарәсендә бетон җәюче.

1981 - 1984 елларда - Питрәч районы кулланучылар җәмгыятендә райпо оештыручы инструктор, райпо рәисенең кадрлар буенча урынбасары.

1984 - 2012 елларда - ТАССР Татарстан эчке эшләр министрлыгында хезмәт итә: 1984 - 1992 елларда Питрәч районы ЭЭБ оперуполномоченые, БХСС бүлеге башлыгы, 1992 елдан ЭЭБ башлыгының шәхси состав буенча урынбасары, 1994 елдан 1нче санлы милиция бүлекчәсе башлыгы, 1998 елдан Питрәч районы ЭЭБ башлыгы. 2000-2011 елларда Чистай шәһәре ЭЭБ башлыгы. 2011 елдан ТР ЭЭМ штабы баш инспекторы, милиция участок уполномоченныйлары белән җитәкчелек итү идарәсе башлыгының урынбасары.

2012 - 2017 елларда - Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсендә: башлык урынбасары, башлык в. б., башлык.

2017 елның 9 октябреннән - Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты башлыгы.

Free and no ads
no need to download or install

Pino - logical board game which is based on tactics and strategy. In general this is a remix of chess, checkers and corners. The game develops imagination, concentration, teaches how to solve tasks, plan their own actions and of course to think logically. It does not matter how much pieces you have, the main thing is how they are placement!

online intellectual game →