Back

ⓘ Татарстан Совет Социалистик Республикасының Дәүләт Суверенлыгы турында Декларация - Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасын Татарстан Совет Социал ..



                                     

ⓘ Татарстан Совет Социалистик Республикасының дәүләт суверенлыгы турында декларация

Татарстан Совет Социалистик Республикасының Дәүләт Суверенлыгы турында Декларация - Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасын Татарстан Совет Социалистик Республикасына, соңыннан Татарстан Республикасына әйләндергән декларация.

                                     

1. Тарих

Татарстан Дәүләт Суверенлыгы Декларациясен 1990 елның 30 август көнне Татарстан Совет Социалистик Республикасы Югары Советы Рәисе Минтимер Шәймиев имзалады. 1990 елның 31 август көнне "Совет Татария" гәҗитендә бастырыла. Декларация буенча ТССР Югары Советы Республиканың дәүләт хакимияте иң югары органы дип билгеләнә.

                                     

2. Тулырак мәгълүмат

1990 елның 30 августында Татарстан ССР Югары Советы икенче сессиясендә кабул ителгән ТССР Дәүләт Суверенлыгы Декларациясе ТССР дәүләт суверенлыгын игълан итә һәм Татарстан Республикасына әйләндерә. Декларация Татарстан икътисади үсешенә, төрле милләтле республика ватандашларының дуслыгы һәм бердәмлеге ныгайтуына, татар һәм рус теле тигез хокуклы булуларына зур йогынты ясый.

Документ машиналы язу ысулын кулланып әзерләнде, текст ТССР Югары Советы Рәисе М.Ш. Шәймиев үз кулы куелган имзасы белән раслана.

Документ документның төп нөсхә икәнлеге критерийлары буенча бердәнбер, мәдәни, тарихи, хокукый, сәяси яклардан әһәмиятле дип билгеләнә.

Free and no ads
no need to download or install

Pino - logical board game which is based on tactics and strategy. In general this is a remix of chess, checkers and corners. The game develops imagination, concentration, teaches how to solve tasks, plan their own actions and of course to think logically. It does not matter how much pieces you have, the main thing is how they are placement!

online intellectual game →