Back

ⓘ Кайбыч районы байрагы. Байракта яшел кырдагы өч якка тармакланып киткән алтын кәүсәле һәм яшел яфраклы алтын чикләвекләре булган имән сурәтләнгән. Байракта райо ..



Кайбыч районы байрагы
                                     

ⓘ Кайбыч районы байрагы

Байракта яшел кырдагы өч якка тармакланып киткән алтын кәүсәле һәм яшел яфраклы алтын чикләвекләре булган имән сурәтләнгән.

Байракта районның төп символы булган Кайбыч имәнлекләре билгесе булып имән сурәтләнгән. Имән борынгыдан озын гомер, ныклык, вөҗданлылык, кыюлык, гайрәт, какшамаслык билгесе булып санала. Гербта имәннең символикасы күпкырлы.

Имәннең өчкә тармакланган кәүсәсенең бер ябалдаш астында сурәтләнүе җирле халыкның күпмилләтле булуы турында сөйли: руслар, чуашлар һәм татарлар Кайбыч җирендә яшиләр һәм хезмәт куялар. Моннан тыш имәннең ябалдашы үзенең силуэты белән район картасын хәтерләтә.

Район байрагы яшел, алтын һәм көмеш төсләр гаммасы белән чагылдырыла. Яшел төс - табигать, сәламәтлек, тормыш үсеше, яңару символы. Алтын - уңыш, байлык, стабильлек, хөрмәт символы. Көмеш - чисталык, камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашу символы.

                                     

1. Герб тарихы

Кайбыч муниципаль районы гербын эшләү, эшкәртү Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдик советның һәм Рәсәй геральдистлар Союзы авторлар төркеме тарафыннан башкарыла.

Free and no ads
no need to download or install

Pino - logical board game which is based on tactics and strategy. In general this is a remix of chess, checkers and corners. The game develops imagination, concentration, teaches how to solve tasks, plan their own actions and of course to think logically. It does not matter how much pieces you have, the main thing is how they are placement!

online intellectual game →