Back

ⓘ Каракүл, Татарстан. Каракүл - Шушма елгасының сул кушылдыгы булган Ярак-Чурминка елгасының уң ярында карст җирлектә барлыкка килгән күл. Татарстанның Балтач рай ..



                                               

Каракүл районы

Каракүл районы - Удмуртиянең көньяк-көнчыгышта урнашкан муниципаль район. Административ үзәге - Каракүл авылы.

                                               

Игра районы

Район Зура һәм Дебёсы районнарының кечерәйтү нәтиҗәсендә 1937 елның 1 июлендә барлыкка килгән. Бөек Ватан сугышы вакытында, 1941-1943 елларда, район территориясендә Ижау - Балезино тимер юлы төзелеше алып барылган. 1963 елда район нигезендә Игра авыл районы һәм Игра сәнәгать районы барлыкка киләләр, 1965 елда район хәзерге чикләренә кергән.

                                               

Кыяс районы

Кыяс районы - Удмуртиянең көньягында урнашкан муниципаль район. Административ үзәге - Кыяс авылы. Авыл исеме Кыяс дигән гарәп. قياس ‎ - хөкем кеше исеменнән килә.

                                               

Грахово районы

Грахово районы - Удмуртиянең көньяк-көнбатышында урнашкан муниципаль район. Административ үзәге - Грахово авылы.

Каракүл (Татарстан)
                                     

ⓘ Каракүл (Татарстан)

Каракүл - Шушма елгасының сул кушылдыгы булган Ярак-Чурминка елгасының уң ярында карст җирлектә барлыкка килгән күл. Татарстанның Балтач районы Югары Шубан авылыннан көнчыгыш якта урнашкан. 1978 елның 10 гыйнварыннан "төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәле". Күл Балтач районы Зур Лызи авылыннан төньяк-көнчыгышка таба 1.2 километрда урнашкан.

                                     

1. Риваять

Ерактан караганда күлнең суы яшькелт төстә, әмма шуңа кармастан үтә күренмәле, чиста, салкын. Якындагы чишмәләр салкын суларын коя. Яр буендагы үтә күренмәлек акрынлап күлнең уртасында серле караңгылыкка күчә. Шул сәбәптән, бәлки, матур су хәзинәсе "Каракүл" атамасын алгандыр. Элегрәк агач ботаклары, әкияттәге кебек, суга тиеп торган. Кояш аның өстен яктырта да алмаган, имеш. Кешеләр күлгә якын килергә дә курыккан.

Каракүл турында бер легенда бар. Элекке заманнарда күл Шушма елгасының икенче ягында, Ялтра агачлыгында урнашкан булган икән. Бер вакыт төн эчендә күл шушы җиргә күченгән. Шушы чиста суларда бер хатын баласын батырган икән дә, шуның өчен ярсыган күл элекке урынын калдырып киткән дип сөйлиләр.

Риваятьләр буенча, элек күл янында тыгыз урман булган, шуңа күрә су кара кебек тоелган, һәм шушындый исем барлыкка килгән.

                                     

2. Географиясе

Каракүл - карсттан чыккан акмый торган сулык. Сулык озынча формада. Күлнең озынлыгы - 200 м, максималь киңлеге - 130 м. Су көзгесе су өслеге мәйданы - 1.6 гектар. Уртача тирәнлеге - 8 метрга, максималь тирәнлеге - 18 метрга кадәр җитә.

                                     

3. Гидрологиясе

Күлнең күләме 130 мең м³. Җир асты сулары белән туена, тотрыклы. Су аз палесценция бирә, ул төссез һәм иссез, уртача каты, минеральләшүе уртача, үтә күренмәлелеге 100 см. Суның химик төре - гидрокарбонат-сульфат-кальцийлы.

                                     

4. Саклау

Татарстан АССР Министрлар Советының 1978 елның 10 гыйнварындагы 25нче Указы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2005 елның 29 декабрендәге 644нче карары белән ул "төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәле" итеп танылган.

                                     

5. Әдәбият

  • Озеро Кара-Куль Черное // Государственный реестр особо охраняемых природных территорий в Республике Татарстан, издание второе / главный редактор А. И. Щеповских. - Кабинет Министров Республики Татарстан.
  • Татар энциклопедиясе: 6 т. /Баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов, җаваплы мөхәррир Г. С. Сабирҗанов. - Казан: ТР ФА Татар Энциклопедиясе Институты
Free and no ads
no need to download or install

Pino - logical board game which is based on tactics and strategy. In general this is a remix of chess, checkers and corners. The game develops imagination, concentration, teaches how to solve tasks, plan their own actions and of course to think logically. It does not matter how much pieces you have, the main thing is how they are placement!

online intellectual game →