Back

ⓘ Татарстан митрополиясе - Татарстан территориясендә Рус православие чиркәвенең Мәскәү патриархлыгына караучы митрополия. Изге Синод тарафыннан 2012 елда булдырыл ..



                                               

Изге Рух иңү чиркәве (Казан)

Изге Рух иңү чиркәве - Казанның Вахит районында, элекке Постау бистәсендә урнашкан праваслау дине гыйбадәтханәсе. Рус праваслау чиркәвенең Татарстан митрополиясе Казан епархиясенә карый. Чиркәү 1731-1735 елларда төзелә, 1832-1833 һәм 1897 елларда үзгәртеп төзелә; 1931 елда ябыла, чиркәү бинасы клуб, торак йорт һәм курчак театры итеп файдаланыла; 2011 елда кире Рус праваслау чиркәвенә кайтарыла.

                                               

Әүдеки чиркәве (Казан)

Әүдеки чиркәве, изге Гайсәгә охшашлы бөек газаплар чигүче Әүдеки чиркәве - Казанның Вахит районында, Федосеев урамында урнашкан праваслау гыйбадәтханәсе. Рус праваслау чиркәвенең Татарстан митрополиясе Казан епархиясенә карый. Чиркәү 1734 елда төзелә; 1932 елның 31 мартында ТатҮБК карары белән ябыла, бинасы Дәүләт сәяси идарәсе карамагына күчерелә, ГПУ-дан соң төрле хуҗалык максатлрында кулланыла ; 1998 елда кире Рус праваслау чиркәвенә кайтарыла.

                                               

Петр һәм Павел чиркәве (Әлмәт)

Изге апостоллар Петр һәм Павел чиркәве - Татарстанның Әлмәт шәһәрендә урнашкан православие гыйбадәтханәсе. Рус православие чиркәвенең Мәскәү патриархлыгы Татарстан митрополиясе Әлмәт епархиясе Әлмәт благочиние округына карый. Чиркәүнең настоятеле - протоиерей Игорь Новичков. Престол бәйрәме көне - 12 июль. Координатлары: 54.911200°N 52.307356°E

Татарстан митрополиясе
                                     

ⓘ Татарстан митрополиясе

Татарстан митрополиясе - Татарстан территориясендә Рус православие чиркәвенең Мәскәү патриархлыгына караучы митрополия. Изге Синод тарафыннан 2012 елда булдырылган. Казан, Әлмәт һәм Чистай епархияләрен берләштерә.

                                     

1. Тарих

1934 елның 12 мартындагы өлкә преосвященстволары турындагы нигезләмә нигезендә, 1917 - 1918 елларда Поместный соборның митрополит округлары турындагы карарын үтәү йөзеннән, Вакытлы Патриарх Изге Синоды берничә епархия составында чиркәү өлкәләрен оештыра, шул исәптән Татарстан АССР чикләрендә үзәге Казан булган митрополия оештырыла. Митрополияне бетерү датасы төгәл билгеле түгел. Бу 1943 елда епископ кафедраларын үзгәртеп кору вакытында булырга мөмкин.

2012 елның 6 июнендә Изге Синод карары белән Казан һәм аннан бүлеп чыгарылган Әлмәт һәм Чистай епархияләре составында Татарстан митрополиясе төзелә. Татарстан митрополиясе башлыгы "Казан һәм Татарстан митрополиты" титулына ия.

Митрополия Рус православие чиркәве епархия идарәсенең яңадан төзелә башлаган өч баскычлы структурасы оешуга ярашлы булдырыла.

                                     

2. Епархияләр

Әлмәт епархиясе

2012 елның 6 июнендә Рус православие чиркәвенең Изге Синоды карары нигезендә, Казан епархиясеннән аерып чыгарып, Татарстан митрополиясенә бирелгән. Епархиядә 61 приход исәпләнә. Клириклар 44, монахлар 3. Татарстанның Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Мөслим, Сарман, Ютазы районнары административ чикләрендәге приходларны берләштерә.

Казан епархиясе

Казан, Яр Чаллы шәһәрләре; Татарстанның Әгерҗе, Апас, Арча, Әтнә, Балтач, Буа, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Алабуга, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Питрәч, Балык бистәсе, Саба, Тәтеш, Тукай, Теләче районнары.

Чистай епархиясе

Татарстан Республикасының Аксубай, Алексеевск, Әлки, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас, Чирмешән һәм Чистай районнарының административ чикләрендә мәхәлләләрне берләштерә.

Ярыслау могҗиза кылучылары чиркәве
                                               

Ярыслау могҗиза кылучылары чиркәве

Ярославль могҗиза кылучылары чиркәве, Ярославль могҗиза кылучылары, изге дөрес ышанучы кенәзләр Феодор, Давид һәм Константин чиркәве - Казанның Вахит районында, Арча зиратында урнашкан праваслау дине гыйбадәтханәсе. Рус праваслау чиркәвенең Татарстан митрополиясе Казан епархиясенә карый. Совет чорында бер генә көнгә дә ябылмаган бердәнбер Казан чиркәве.

Free and no ads
no need to download or install

Pino - logical board game which is based on tactics and strategy. In general this is a remix of chess, checkers and corners. The game develops imagination, concentration, teaches how to solve tasks, plan their own actions and of course to think logically. It does not matter how much pieces you have, the main thing is how they are placement!

online intellectual game →