Back

ⓘ Казан марафоны - 2015 елдан башлап Казанда ел саен үткәрелә торган йөгерү буенча ярыш. Үз эченә марафон дистанциясен, 21.1 км, 10 км һәм 3 км кертә. Марафонда п ..



Казан марафоны
                                     

ⓘ Казан марафоны

Казан марафоны - 2015 елдан башлап Казанда ел саен үткәрелә торган йөгерү буенча ярыш. Үз эченә марафон дистанциясен, 21.1 км, 10 км һәм 3 км кертә. Марафонда профессиональ спортчылар һәм әлеге спорт төрен яратучылар катнаша. TIMERMAN спорт чаралары сериясе бренды астында уздырыла. Якшәмбе, май аенда үткәрелә.

                                     

1.1. Тарих Казан марафонын оештыручылар

Марафон Вадим Янгиров җитәкчелегендә "Спорт проектларын гамәлгә ашыру үзәге" коммерцияле булмаган автоном оешма тарафыннан тормышка ашырыла. Оештыру комитеты буларак шулай ук Татарстан Республикасының җиңел атлетика федерациясе, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Казан шәһәре администрациясе катнаша.

                                     

1.2. Тарих Казан марафоны - 2015

2015 елның 11 мае Казан Марафоны кысаларында дөнья чемпионатында катнашучыларны сайлап алу белән марафонлы йөгерү буенча Россия чемпионаты уза. Катнашучыларга сайлап алу өчен өч дистанция тәкъдим ителә: классик Олимпия марафоны - 42.2 км, ярыммарафон һәм 5 км. Ярышларда барлыгы 2246 кеше катнашкан. "Казан марафоны" Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә багышлана.

                                     

1.3. Тарих Казан марафоны - 2016

2016 елның 15 маенда Казанда социаль юнәлештәге иң зур спорт чараларының берсе - "Казан Марафоны - 2016. Үзеңне тикшер!" дип исемләнгән, СПИД/ВИЧ инфекцияне профилактикалауга багышланган марафон уза.

Йөгерештә барлыгы 38 илдән вәкилләр катнаша. Төп марафон дистанциясеннән тыш, 21.1 км һәм 10 км йөгерешләр уза. 3 чакрымга йөгерүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм җырчы Вера Брежнева катнаша.

                                     

1.4. Тарих Казан марафоны - 2017

Казан марафоны - 2017 икенче ел рәттән "TATAR.RUN" җиңел атлетика узышларының спорт сериясе кысаларында үткәрелә. Ярышларда 10 меңгә якын кеше, 22 илдән вәкилләр катнаша. 4 дистанциядә ярышалар: 3 км, 10 км, 21.1 км һәм 42.2 км.

                                     

1.5. Тарих Казан марафоны - 2018

2018 елда Казан марафонында дөньяның 28 иленнән 10 меңгә якын кеше катнаша. Катнашучыларга сайлап алу өчен 4 дистанция тәкъдим ителә: 3 км, 10 км, 21.1 км һәм 42.2 км. Массакүләм йөгерештә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, "Матч ТВ" спорт телеканалының генераль продюсеры Тина Канделаки, шулай ук Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашкан. Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин һәм җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлегенең әйдәүче белгече Татьяна Свиридова 10 чакрым дистанциягә йөгерүдә катнаша.

Аерым йөгерештә коляскадагы спортчылар катнашалар, алар 21.1 км дистанцияне бер сәгать эчендә уза.

                                     

1.6. Тарих Казан марафоны - 2019

2019 елның 4-5 маенда Казанда Ак Барс Банк Казан марафоны уза, ул дөньяның 32 иленнән вәкилләр: йөгерү фанатларын һәм марафон буенча Россия чемпионатында катнашучы профессиональ спортчыларын җыя.

"Марафон бик ошады. Бүген трасса да сокландырды: без шәһәрнең барлык истәлекле урыннарын диярлек эләктердек һәм иң мөһиме, моны бер әйләнешкә эшләдек. Казан марафоны елдан-ел арта һәм яхшырак, тәҗрибәгә әверелә бара. Бу сизелерлек", - дип әйтә марафон буенча Россия чемпионы Степан Киселев.

                                     

2. Марафон трассасы

Марафон трассасы Казанның иң истәлекле урыннары аша уза: Кремль, Казансу елгасы яры, Су спорт төрләре сарае, "Казан" гаилә үзәге, "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексы, Кабан күле, Миллениум күпере, Карл Маркс урамы, Кирмән яр буе урамы, Ленин бакчасы, Казан циркы һәм башкалар.

Трассаны үзгәртү

2018 елда катнашучылар 42.2 км дистанциясен беренче тапкыр бер әйләнешкә уздылар. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, 2018 елда узган дистанция маршрутын шактый яхшыртканнар - катнашучыларны күбрәк озын участоклар һәм азрак кискен борылышлар көткән.

Бөтен дистанция йөгерүчеләр өчен тулысынча ябылган була.

                                     

3. Хәйриячелек

2015 елдан оешма социаль проектларга ярдәм итүгә аерым игътибар бирә.

  • 2016 ел - СПИД/ВИЧ инфекцияле кешеләргә игътибарны җәлеп итү.
  • Шулай ук 2017 елдан башлап Казан марафоны Роналд Макдоналд йорты белән тыгыз элемтәдә тора. 2018 елгы Казан Марафоны кысаларында Роналд Макдоналд йорты командасы җыела, аны оештыру взносы хәйрия оешмасына тапшырыла. Шулай ук җыелган акчаларның бер өлеше барлык стартларның 7% ы Роналд Макдоналд йортына күчерелә.
  • 2017 ел - ак барслар юкка чыгу проблемасына игътибарны җәлеп итү.
  • 2015 ел - Ретта синдромлы балаларга ярдәм итү.
                                     

4. Корпоратив лига

Стартларның иң мөһим элементларының берсе булып Корпоратив лига була. Аның төп максаты - Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары командаларының массакүләм спорт чараларында бергә катнашу өчен шартлар тудыру. 2018 елда марафонны үткәрү нәтиҗәләре буенча Корпоратив лига кысаларында Республиканың гына түгел, Россия регионнарының һәм БДБ илләре компанияләре һәм предприятиеләре арасыннан 55 команда катнаша.

Корпоратив лига катнашучыларның барысы да, оешмада эшләүче хезмәткәрләр санына карап, дивизионнарга бүленә. Дивизион җиңүчесе булу өчен иң күп балл җыярга кирәк. Катнашучы теләсә кайсы дистанцияне тизрәк узса, аңа күбрәк баллар бирәләр.

                                     

5. Мәкаләләр

  • Сергей Гаврилов 2018-07-04. Вадим Янгиров: "Казанский марафон стал флагманским событием".
  • Казанский марафон-2017. Как это было 2017-05-22.
  • Казанский марафон глазами участника 2016-05-18.
Free and no ads
no need to download or install

Pino - logical board game which is based on tactics and strategy. In general this is a remix of chess, checkers and corners. The game develops imagination, concentration, teaches how to solve tasks, plan their own actions and of course to think logically. It does not matter how much pieces you have, the main thing is how they are placement!

online intellectual game →