Back

ⓘ Альберт Рәхмәтуллин. Альберт Илгизәр улы Рәхмәтуллин ̶ Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре; рухи һәм шәфкатьлелек идеалларын торгызу эшенә зур өлеш ..



Альберт Рәхмәтуллин
                                     

ⓘ Альберт Рәхмәтуллин

Альберт Илгизәр улы Рәхмәтуллин ̶ Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре; рухи һәм шәфкатьлелек идеалларын торгызу эшенә зур өлеш керткәне өчен, Россия Федерациясенең "Меценатның Алтын грамотасы" медале белән бүләкләнгән җитәкче; Кайбыч районы Олы Кайбыч авыл җирлегенең 1 номерлы Чишмәле сайлау округы Советы депутаты.

                                     

1. Биография

Аль­берт Илгизәр улы Рәхмәтуллин 1976 нчы елның 20 октябрендә Татарстан Республикасы Кайбыч районы Рус Бәрлебаш авылында туган.

Урта мәктәпне туган авылында" 4”ле һәм" 5”ле билгеләренә генә тәмамлый. 1998 елда Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен тәмамлый. Белгечлеге буенча ветеринар табиб.

                                     

2. Хезмәт юлы

Хезмәт юлын "Кайбыч" совхозының баш ветеринар табибы буларак башлап җибәрә. 2004 елда, "Гәбенә" агрофирмасы оештырылгач, А.И. Рәхмәтуллин алты хуҗалыкны берләштергән шул оешманы җитәкли. Тиз арада ул алдынгылар сафына баса. Альберт Илгизәр улы социаль өлкә объектларын төзекләндерүгә, аларда җылылык булдыруга күп көч куя. Мәктәпләр, балалар бакчалары, клублар, мәдәният йортлары, мәчет һәм чиркәүләр матди ярдәм ала. Шулай ук өлкән яшьтәгеләрне, яшь гаиләләрне дә агрофирма ярдәменнән ташламый. Укытучылар, медикларның айлык эш хакына өстәмә түләүләр оештыра. 2012 елның 19 мартыннан хәзергә кадәр Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы башлыгы – Кайбыч муниципаль районы Советы рәисе. 2012 нче елда авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәгә лаек була.

                                     

3. Хезмәт эшчәнлеге этаплары

13.07.1998-07.05.1999 Кайбыч районы" Кайбыч” совхозының өлкән ветеринар врачы.

08.05.1999-23.01.2000 Кайбыч районы дәүләт ветеринария оешмасының ветеринар врач - эпизоотологы.

24.01.2000-01.02.2004 Кайбыч районы дәүләт ветеринария оешмасының начальнигы.

01.02.2004- 18.03.2012 Кайбыч муниципаль районы" Гөбенә” Агрофирма”сы ҖЧҖнең генераль директоры.

2012 елның 19 мартыннан Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы башлыгы – Кайбыч муниципаль районы Советы рәисе.

                                     

4. Дәүләт бүләкләре

2005 нче ел –" Казанның 1000 еллыгына” медале.

2006 нче ел –" Меценатның алтын Грамотасы” халыкара медале.

2008 нче ел – Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

Free and no ads
no need to download or install

Pino - logical board game which is based on tactics and strategy. In general this is a remix of chess, checkers and corners. The game develops imagination, concentration, teaches how to solve tasks, plan their own actions and of course to think logically. It does not matter how much pieces you have, the main thing is how they are placement!

online intellectual game →