Back

ⓘ Иске Чәчкаб балалар бакчасы. Иске Чәчкаб авылында балалар бакчасы 1968 елның 29 ноябреннән эшли башлый. Балалар бакчасы Иске Чәчкаб авылы, Үзәк урам, 57нче йорт ..



Иске Чәчкаб балалар бакчасы
                                     

ⓘ Иске Чәчкаб балалар бакчасы

Иске Чәчкаб авылында балалар бакчасы 1968 елның 29 ноябреннән эшли башлый. Балалар бакчасы Иске Чәчкаб авылы, Үзәк урам, 57нче йорт адресы буенча урнашкан. Хәзерге исеме асытында рәсми рәештә 2002 елның 27 декабрендә теркәлгән. 2008 елдан "Татарстан Респпубликасы Кайбыч районы Чәчкаб балалар бакчасы" исемендә йөри.

1997 елдан яңа урында "Альфа" сәүдә фирмасы тарафыннан 108 кешелек яңа ике катлы бина салына. Бу бинада мәктәп, балалар бакчасы урнаша. Мәктәпкәчә учреждение 12 урынга исәпләнгән. Хәзерге вакытта балалар бакчасына 15 бала йөри.

Балалар бакчасында балаларның сәламәтлеген саклауны һәм ныгытуны гарантияләүче тулы канлы үсеше өчен барлык шартлар тудырылган. Балалар бакчасы бинасы санитар-гигиена, эпидемиягә каршы таләпләргә һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә җавап бирә.

Бүгенге көндә биредә бер җитәкче һәм ике тәрбияче эшли. Җитәкчесе Утеева Светлана Владимировна. Балалар бакчасының төп максаты: балалар сәламәтлеген саклау һәм сау тормыш рәвеше формалаштыру.

Төрле яшьтәге балалар бер төркемдә шөгыльләнәләр. Тәрбия һәм укыту эшләре татар телендә алып барыла.

Free and no ads
no need to download or install

Pino - logical board game which is based on tactics and strategy. In general this is a remix of chess, checkers and corners. The game develops imagination, concentration, teaches how to solve tasks, plan their own actions and of course to think logically. It does not matter how much pieces you have, the main thing is how they are placement!

online intellectual game →