Back

ⓘ Ләлә Кадермәтова. Ләлә Ринат кызы Кадермәтова - Татарстан сәясәтчесе. VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты. Татарстан Республикасы Дәүләт ..



Ләлә Кадермәтова
                                     

ⓘ Ләлә Кадермәтова

Ләлә Ринат кызы Кадермәтова - Татарстан сәясәтчесе. VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы секретаре. "Россельхозбанк" ның Татарстан төбәк филиалы директоры. "Бердәм Русия" фракциясе әгъзасы.

                                     

1. Тормыш юлы

Ләлә Кадермәтова 1965 елның 3 июнендә Казан шәһәрендә туа. 1986 елда В. В. Куйбышев исемендәге Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, хезмәт эшчәнлеген 1986 елда "Стройбанк" ның Татарстан Республика конторасы хисапчысы булып башлый.

"Промстройбанк" ның Татарстан Республикасы идарәсендә икътисадчы, "Казан" коммерция инвестиция-траст банкының тышкы икътисади идарәсе башлыгы, тышкы сәүдә банкының халыкара исәп-хисап һәм валюта контроле төркеме җитәкчесе, соңрак клиент бүлеге башлыгы булып эшли. 2004 елдан "Ак Барс Банк" ның Казан филиалы җитәкчесе, 2008 елдан "Ак Барс Банк" идарәсе рәисе урынбасары. 2013 елда "Россельхозбанк" ның Татарстан төбәк филиалы директоры булып эшли башлый.

2019 елның 8 сентябрендә "Бердәм Россия" партиясе исемлекләре буенча VI нчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана. Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты һәм "Мәрхәмәт – Милосердие" хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзасы.

Free and no ads
no need to download or install

Pino - logical board game which is based on tactics and strategy. In general this is a remix of chess, checkers and corners. The game develops imagination, concentration, teaches how to solve tasks, plan their own actions and of course to think logically. It does not matter how much pieces you have, the main thing is how they are placement!

online intellectual game →