Back

ⓘ Әхсән Фәтхетдинов. 1939 елның 7 июнендә Татарстанның Чирмешән районы Үтәмеш авылында туа. Авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул Куйбышев өлкәсенең Камышлы татар п ..



Әхсән Фәтхетдинов
                                     

ⓘ Әхсән Фәтхетдинов

1939 елның 7 июнендә Татарстанның Чирмешән районы Үтәмеш авылында туа. Авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул Куйбышев өлкәсенең Камышлы татар педучилищесында белем ала. Аннан соң берникадәр вакыт укытучы булып эшли. Түбән Тагил педагогия институтының сәнгать-графика факультетында белем алып, 1969 елда Татарстанга кайта һәм 30 елдан артык биредә, Түбән Кама шәһәрендә яши һәм иҗат итә.

Әхсән Фәтхетдинов иҗатының башлангыч этабы агачтан уеп декоратив-нәкыш ясауга һәм Түбән Каманың архитектура ансамбльләре интерьерларында манументаль рәсемнәр иҗат итүгә багышлана. Әхсән Сәрим улы иҗат иткән әсәрләр Түбән Каманың үзенчәлекле символы булып торалар. Ул күп кенә объектларны, җәмәгать биналарын бизәкләп эшләүдә катнаша. Алар арасында – музыка училищесы, энергетика-төзелеш техникумы, "Бигеш" аэропорты, "Кама" кунакханәсе, атракционнар паркы, "Әкият" кафесы, балалар бакчалары бар.

Ә.Фәтхетдиновның иҗаты уникаль сирәк очрый торган һәм үзенә бер төрле. Әсәрләрендәге төп темаларның берсе – Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты. Аның бик күп рәсемнәре һәм скульптур композицияләрендә шагыйрь, аның әсәрләре геройлары урын ала. Ә.Фәтхетдинов үзенең үзенчәлекле дөньясын булдырып, шуны татар мәдәниятенең табигый бер өлешенә әйләндерә. Агач, пластика һәм рәсем сәнгатенең башка өлкәләрендә иҗат ителгән хезмәтләрендә татар халкының бай мифологик мирасы һәм сынлы сәнгатьнең бүгенге чаралары уңышлы үрелә.

2012 елның 15 июлендә якты дөнья белән хушлаша.

                                     

1. Сылтамалар

  • Фәлсәфәче рәссам
  • Шәһәрдә Әхсән Фәтхетдинов күргәзмәсе ачылды
  • Татарстан: Истәлекле һәм онытылмас даталар календаре. 2014.
  • Авылыбызның күренекле шәхесе
  • Скончался народный художник, почетный гражданин Нижнекамска Ахсан Фатхутдинов
  • Әхсән Фәтхетдинов рәсемнәре
Free and no ads
no need to download or install

Pino - logical board game which is based on tactics and strategy. In general this is a remix of chess, checkers and corners. The game develops imagination, concentration, teaches how to solve tasks, plan their own actions and of course to think logically. It does not matter how much pieces you have, the main thing is how they are placement!

online intellectual game →