Back

ⓘ Татарстан халыклары - Татарстан халыкларының Дуслык йорты, Татарстан ассириялеләре, Татарстан месхет төрекләре, Ирек Шәрипов, Дөнья халыклары исемлеге ..



                                               

Татарстан халыкларының Дуслык йорты

Татарстан халыкларының Дуслык йорты - Татарстан халыклары Ассамблеясенә берләшкән милли-мәдәни җәмгыятьләргә дәүләт ярдәмен күрсәтүче, 1999 елдан эшләп килүче, Татарстан Республикасы бюджетыннан финансланучы муниципаль, иҗтимагый оешма.

                                               

Татарстан ассириялеләре

Татарстан ассириялеләре - ассирия халкының бүгенге Татарстан Республикасы территориясендә яши торган территориаль төркеме.

                                               

Татарстан месхет төрекләре

Татарстан месхет төрекләре - месхет төрекләренең бүгенге Татарстан Республикасы территориясендә яши торган территориаль төркеме.

                                               

Татарстан Республикасының Каюм Насыйри исемендәге премиясе

Татарстан Республикасының Каюм Насыйри исемендәге премия - милли мәгарифне үстерүдә һәм Татарстан халыклары милли мәдәниятының традицияләренә таянып, белем һәм тәрбия бирүдә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән, милли белем бирү учреждениеләре өчен укыту-методик кулланмалар һәм фәнни хезмәтләр язган өчен тапшырылган премия. Премия ел саен педагогик коллективларга, мәктәпкәчә белем бирү, гомуми урта, башлангыч, урта һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренә бирелә.

                                               

Ирек Шәрипов

Ирек Шәрипов - Татарстан халыкларының Дуслык йорты директоры, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Удмуртиянең атказанган журналисты. Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты.

                                               

Дөнья халыклары исемлеге

                                               

Татарстан украиннары

Татарстан украиннары - украин халкының бүгенге Татарстан Республикасы территориясендә яши торган территориаль төркеме.

                                               

Гөлшат Нигъмәтуллина

Гөлшат Нигъмәтуллина, Гөлшат Рәдиф кызы Нигъмәтуллина - Татарстан Җөмһүрияте Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы.

                                               

Татар телле телеканаллар

Бу мәкалә - бүгенге көндә татар телендә тапшырулар алып баручы телеканаллар турында мәгълүмати исемлек булырлык итеп үстерелә. Бу исемлек чикләрендә телеканал термины булсын гади эфир телевидениесе, булсын интернет-телевидениесы ысулы белән эшләүче оешмаларны билгели.

                                               

Тел, әдәбият һәм сәнгать институты

Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты ТАССР Совнаркомы карары нигезендә 1939 елның 23 августында оештырыла, эшен шул ук елның 7 октябрь көненнән "Татар теле һәм әдәбияты фәнни-тикшеренү институты" буларак башлый. Институтта татар теленең тарихы һәм хәзерге вәзгыяте, икетеллелек, татар әдәбияты тарихы һәм башка халык әдәбиятлары белән бәйләнеше, текстология һәм археография, татар халык авыз иҗаты, театр, рәсем, музыка сәнгатенең актуаль проблемалары тирәнтен өйрәнелә. Институт бүлекләрендә хезмәт итүче бөтен галимнәрнең ...

                                               

Идел буеның аз санлы халыклары берлеге

Идел буеның аз санлы халыклары берлеге - 1917 елның 22 нче мартыннан 1918 елның июленә кадәр гамәлдә булган иҗтимагый-мәдәни берләшмә. Рәисе – Николай Никольский. Максаты: Идел буенда яшәүче аз санлы халыкларның милли мәдәниятен һәм телен үстерү, белем бирү чарасын күрү. 4 секциядән торган. Басма органы – "Хыпар" гәҗите. Казанда өч съезд үткәргәнлеге билгеле.

                                               

Ринат Закиров

Ринат Закиров, Нарат-Елга, Чистай районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР) - җәмәгать эшлеклесе, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, педагогия фәннәре нәмзәте, тарих фәннәре докторы. 1972-1980 елларда БЛКЯБның Татар өлкә кәмититендә, 1980-1988 елларда СБКФнең Татар өлкә кәмититенең агитация-пропаганда бүлеге мөдире урынбасары. 1988-1991 елларда В.И.Ленин исемендәге Үзәк музейның Казан филиалы директоры, 1991-2017 елларда "Казан" шәһәр мәдәни үзәге директоры. 2002 - 2020 елларда - Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе. Татарстан Дәүләт шурасының 3 нче, 4 нче һәм 5 нче чакырылы ...

                                               

Идел-Урал татарлары

Идел-Урал татарлары - татарларның иң зур санлы төркеме. Дөнья буйлап алар өлешенә 7 млн татарның 6 млны туры киләдер. Чыгышлары белән тамырлары Идел буе болгарларына, бортасларга, кыпчакларга һәм Идел буе финнарына барып тоташа. Идел-Урал төбәгендә яшәүче татарларның үзатамалары һәм этник үзбилгеләнүе, Идел буе Болгары суверен дәүләтен үзенә буйсындырган Монгол империясе, таркалганнан соң анын дәвамчысы Алтын Урда заманында формалаша. Алтын Урда таркалгач 15 йөз оешкан татар дәүләтләрендә Әстерхан, Казан, Кырым, Касыйм, Себер татарлары дип аталган яңа җирле субэтник төркемнәр барлыкка килә ...

                                               

Каратайлар

Каратайлар - Татарстанда яшәүче мукшыларның этнографик төркеме. Туган телләре - татар теленең каратай сөйләше. Кама Тамагы районындагы Мордва Каратае, Мәсте, Чымбай, Чыршалан һәм татарлар белән бергә Балтач авылларында яшиләр. Халык саны якынча 100 кеше. Каратай-Савиновка, яки Барское, һәм Заовражный Каратай авылында руслар, ә Казан өязендә хәзер - Татарстанның Арча районы Шушма елгасында Каратай авылында татарлар яшәгән. Күрәсең, "Каратай" авыл исеме "Каратай" гидронимыннан килеп чыккандыр. Шулай итеп, каратайлар аерым мордва кабиләсе түгел, ә татарларның көчле йогынтысына дучар ителгән м ...

                                               

Мәҗүси керәшеннәр

Иске Тәрбит авылы мәҗүси керәшеннәре - Татарстан Республикасы керәшен татарларының мәлки керәшеннәре составындагы чукындырылмаган төркеме, Мәлки керәшеннәре эчендә бик аз санлы дини төркем. Мәлки керәшеннәре Татарстанның башка этнографик төркемнәреннән аерылып торган, үз тарихы һәм мәдәнияте буенча үзенчәлекле җирле җәмгыять булып торалар.

                                               

Мөселман чуашлары

Чуаш-мөселманнар - чуашларның ислам динен тота торган этномәдәни, конфессиональ төркеме. Чуаш-мөселманнар дип чуаш халкының ике категориясе күздә тотыла. Бер яктан, бу аз санлы татар телле һәм татар үзаңлы чуашлар төркеме. Икенче яктан, бу - исламлаштырылган чуашларның үз мәдәниятләрендә мөселман эзләрен саклап калган нәселләре.

                                               

Татарстан алманнары

2010 елда узган соңгы җанисәп буенча Татарстанда 2200 алман кешесе яши. Алар Казанда, Чаллыда, Түбән Камада, Әлмәттә һәм Баулыда күпләп яшиләр. Аларга бу күплекне дә иҗтимагый оешмалар - төбәк милли-мәдәни автономиясенең җирле бүлекчәләре һәм республиканың Алман йорты тирәсендә берләштерүләр бирә. Татарстанда алманнарның күбесе Яр Чаллы шәһәрендә яши, алар анда Себер, Казакъстан һәм Урта Азиядән Бөтенсоюз төзелешенә - КамАЗга килгәннәр. Республиканың көньяк-көнчыгышында, әйтик, Баулыда, Урыссуда, нигездә, сугыш һәм сугыштан соңгы еллардагы хезмәт армиячеләренең һәм сөргенчеләрнең токымнары ...

                                               

Татарстан башкортлары

Татарстан башкортлары - Татарстан Теспубликасы территориясендә яшәүче башкортлар. Алар гадәттә ике төркемгә бүленәләр: беренче төркемгә Татарстанның көнчыгыш төбәкләрендә яшәүче җирле халык токымы булган башкортлар керә, икенчесендә - совет һәм постсовет чорында Урал-Идел өлкәсенең башка төбәкләреннән республикага килгән башкортлар.

                                               

Татарстан белоруслары

2010 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча Татарстан Республикасы территориясендә белоруслар саны 4 592 кеше тәшкил итә. Татарстан белорусларының яртысы диярлек Казанда яши, аннан кала Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләрендә яшиләр. Татарстанда белорусларның саны кимү рус халкы арасында ассимиляция процессы, милли-катнаш никахларның югары проценты белән аңлатыла. Беларусларның яртысыннан да ким булмаган өлеше рус телен туган тел дип саныйлар, әмма бу аларга беларус самоидентификациясен сакларга комачауламый.

                                               

Татарстан грузиннары

Татарстан грузиннары - грузин халкының бүгенге Татарстан Республикасы территориясендә яши торган территориаль төркеме.

                                               

Татарстан ингушлары

2010 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча Татарстан Республикасы территориясендә ингушлар саны 156 кеше тәшкил иткән. 2002 елда Татарстан территориясендә 139 ингуш кешесе яшәве билгеле. Татарстанда ингушларның күбесе Казанда яши, төзелештә, үз фирмаларында эшлиләр.

                                               

Татарстан руслары

2010 елга Татарстан территориясендә 1.5 млн чамасы рус кешесе яши. Русларның күбесе Татарстан Республикасы шәһәрләрендә, Казанда һәм якын-тирә районнарда, шулай ук Идел, Кама һәм Нократ елгалары үзәннәренә якын районнарда яши. Татарлардан соң руслар республиканың иң күп санлы халкы, ләкин 1950 еллар азагыннан аның авыл җирлегендәге өлеше бик тиз кимүгә таба бара. Халык санын алу нәтиҗәләре буенча республика халкында русларның өлеше:

                                               

Татарстан чеченнары

2010 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча Татарстан Республикасы территориясендә чеченнар саны 420 кеше тәшкил иткән. 2002 елда Татарстан территориясендә 706 чечен кешесе яшәве билгеле. Татарстанда чеченнарның саны кимү чечен милләте вәкилләренең ешрак Чечняга, Мәскәүгә күченүләре белән бәйле. Казанда чеченнарның саны якынча 300 кеше, күбесе төзелештә, үз фирмаларында эшли, дзюдо һәм тхэквандо буенча ике тренер бар.

                                               

Татарстан чуашлары

Татарстанның чуашлары - чуаш халкының Татарстан Республикасы территориясендә таралган төркеме. Иделнең уң ярында, Каманың сул ярында һәм республиканың көньяк һәм көньяк-көнчыгыш төбәкләрендә таралып яшиләр.

                                               

Татарстан яһүдләре

Татарстан яһүдләре - яһүд халкының бүгенге Татарстан Республикасы территориясендә яши торган территориаль төркеме.

                                               

Төньяк-көнбатыш башкортлары

Төньяк-көнбатыш башкортлары - Башкортстан Республикасының башлыча төньяк-көнбатыш районнарында, Татарстан Республикасының көнчыгышында, Пермь һәм Свердловск өлкәләренең көньягында татарлар арасында яшәүче башкортларның территориаль группасы. Татар телендә сөйләшәләр. Төньяк-көнбатыш башкортлары Тәтешле, Яңавыл, Калтасы, Краснокама, Борай, Мишкә, Балтач, Аскын һәм төньяк-көнбатыш төбәгенең бүтән районнарында яшиләр. 1940-елларда профессор Николая Дмитриев башкорт теленең өч диалекты көнчыгыш, көньяк һәм көнбатыш турында тезис тәкъдим итә. 1953 елда Тарих, тел һәм әдәбият институтында үтә то ...

Free and no ads
no need to download or install

Pino - logical board game which is based on tactics and strategy. In general this is a remix of chess, checkers and corners. The game develops imagination, concentration, teaches how to solve tasks, plan their own actions and of course to think logically. It does not matter how much pieces you have, the main thing is how they are placement!

online intellectual game →