Back

ⓘ Татарстан географиясе - Татарстан, Наша республика, газета, Балтач районы, Татарстан, Кызыл Татарстан урамы, Казан, Иваново өлкәсе, Каракүл, Чулман ..



                                               

Татарстан

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар. Татарстан Республикасы Татарстан, рус. Республика Татарстан - Россия Федерациясе белән берләшкән һәм Россия Федерациясе субъекты булган демократик хокукый дәүләт, Татарстан Конституциясе, Россия Федерациясе һәм Татарстан арасындагы махсус шартнәмә нигезендә Россия Федерациясе белән берләшкән республика. Татарстан Россиянең Идел буе федераль бүлгесенә керә. Республика башкаласы - Казан шәһәре. Россиядә икътисадый яктан иң көчле төбәкләрнең берсе. 1920 елның 27 маенда төзелгән ТАССР.

                                               

Наша республика (газета)

"Наша республика", тат. "Безнең республика" - Казанда Бөтенроссия "Бердәм Россия" сәяси фиркасенең Татарстан регион бүлеге тарафыннан нәшер ителүче иҗтимагый-сәяси газета. Басма "Бердәм Россия" сәяси фиркасенең илдә иң зур бүлеге булган Татарстан бүлеге тормышын яктырта. Рәсми хроника белән беррәттән, репортажлар, фотохисаплар, сәяси портретлар, әңгәмәләр дә урын ала. Фирка рәисе Дмитрий Медведевның Казандагы иҗтимагый кабул итү бүлмәсе эше даими яктыртыла. Айга бер чыгучы "Фирка географиясе" рубрикасында Татарстан районнарындагы бүлекчәләр эшчәнлеге турында сөйләнә.

                                               

Балтач районы (Татарстан)

һәм Балтач районы – рус. Балта́синский районы - Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы составындагы административ-территориаль һәм муниципаль берәмлек муниципаль район. Район 1930 елда ТАССРның административ берәмлеге буларак оештырыла. 1963 елда аны Арча районына кушалар, ә ике елдан, үзәген Балтач шәһәр тибындагы поселогында билгәләп, торгызалар. 2019 елда районда хәләл җитештерү белән шөгыльләнүче компанияләр өчен "Балтач" индустриаль паркы төзелә.

                                               

Кызыл Татарстан урамы (Казан)

                                               

Иваново өлкәсе

Иваново өлкәсе Көнчыгыш Аурупа тигезлегенең үзәк өлешендә урнашкан. Җир өсте тигезлектән гыйбарәт. Климат уртача континенталь. Еллык явым 550 - 600 ммны тәшкил итә. Елгалар Идел бассейнына карый. Иваново өлкәсендә Горький сусаклагычының бер өлеше, Идел - Уводь каналы бар. 200дән артык күл бар. Өлкә мәйданының 2.9% өлеше сазлыклар. Нигездә көлсу һәм сазлык туфраклары.

                                               

Каракүл (Татарстан)

Каракүл - Шушма елгасының сул кушылдыгы булган Ярак-Чурминка елгасының уң ярында карст җирлектә барлыкка килгән күл. Татарстанның Балтач районы Югары Шубан авылыннан көнчыгыш якта урнашкан. 1978 елның 10 гыйнварыннан "төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәле". Күл Балтач районы Зур Лызи авылыннан төньяк-көнчыгышка таба 1.2 километрда урнашкан.

                                               

Пётр Рычков

Петр Рычков - Санкт-Петербург Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Көньяк Уралның географиясе, икътисады, этнографиясе буенча энциклопедик хезмәт "Ырынбур губернасы топографиясе"нең авторы. Ул хәзерге Уфа территориясендәге борынгы кала, Башкортостанның Чишмә районындагы кәшәнәләр турында бик күп риваятьләр җыя, Шүлгәнташ мәмерҗәсе турында тәүге мәкалә аның тарафыннан языла. Петр Иванович Рычков башкортларны бетерү турында күп мәгълүмат калдырган. Аның язмалары нигезендә Александр Пушкин "Капитан кызы" тарихи романын яза.

                                               

Альфред Халиков исемендәге Археология институты

Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Альфред Хәсән улы Халиков исемендәге Археология институты - Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең аерымланган структур бүлекчәсе 2014 елда барлыкка килә. РФ Аурупа өлешендәге өч әйдәп баручы археология академия институтының берсе һәм Идел буендагы бердәнбер институт булып тора. Институт эшчәнлегенең төп максаты - археологик,тарихи, этноархеологик һәм табигый-фәнни тикшеренүләр өлкәсендә фәнни һәм музей эшчәнлеген гамәлгә ашыру.

                                               

Islamtat.ru

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар. Islamtat.ru, Исламтат "Ислам Татарстанда" сүзләренең кыскартмасы мәгълүмат агентлыгы - Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының беренче мәгълүмат агентлыгы, 2007 нче елның июнь аеннан һиҗри - 1428 нче елның Җөмәдел-ахир ае башлап эшен алып бара. Агентлыкның төп вазифасы Татарстан һәм Россия мөселманнарының иҗтимагый-сәяси, икътисади һәм мәдәни вакыйгаларын яктыртып бару. "Исламтат" МА редакциясе Казанда урнашкан. Әлегә агентлык рус телендә яза.

                                               

Спас районы

Спас районы - Татарстан Республикасы составындагы административ-территориаль һәм муниципаль берәмлек муниципаль район. Гомуми мәйданы 2028 км 2, республиканың көньяк-көнбатышында урнашкан. Административ үзәге - Болгар шәһәре. 2020 елга район халкы саны 18 599 кеше тәшкил итә. Спас районы аграр юнәлешкә ия, төбәктә җәнлекчелек һәм игенчелек хуҗалыгы үсеш алган. Авыл хуҗалыгы җирләре - 117.8 мең га, көтүлекләр - 16.3 мең га, авыл хуҗалыгына иң эре инвесторлар - "Авангард" азык әзерләү компаниясе, "Болгар" үсемлекчелек ВЗП һәм "Хузангай" аграр предприятиесе. Район территориясендә Болгар шәһәр ...

                                               

Гарифҗан Мөхәммәтшин

Гарифҗан Мөхәммәтшин - татар шагыйре, тәрҗемәче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, СССР Язучылар берлеге, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты.

                                               

Чулман

Чулман, шулай ук Кама елгасы - Идел елгасының сулъяк кушылдыгы, Татарстан республикасының Иделдән кала икенче зур елгасы. Озынлыгы 1805 км, бассейн мәйданы 507 000 км², су чыгымы күләме 3800м 3 /с.

                                               

Арча ягы

Арча ягы) яки Казан арты - Казан ханлыгы территориясенең Казан арты җирләрен алып торган тарихи өлкәсе. Үзәге булып Арча шәһәре саналган. Бүгенге көндә әлеге территориядә Татарстан, Мари Ил, Киров өлкәсенең бер өлешләре урнашкан.

                                               

Богородское таулары

Богородское таулары - Татарстанның Кама Тамагы районында, Иделнең уңъягында урнашкан калкулык. Көнбатышта Үләмә һәм Карамалы елгалар үзәнлекләре, көнчыгышта Идел елгасы, төньякта Красновидово авылы, көньякта Лобач тавы белән чикләнәләр. Кайбер чыганакларда Богородское таулары составына Юрий тауларының өлеше булып саналалар. Богородское авылы хөрмәтенә аталганнар.

                                               

Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы

Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы - Урал таулары итәгендә урнашкан калкулык. Идел, Кама һәм Агыйдел елгаларының сул як кушылдыкларын бүлеп тора. Биеклеге 418 метрга җитә. Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгында нефть чыганаклары бар. Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгында башкортларның тарихи боронго җәйләү урыннары урнашкан.

                                               

Идел буе калкулыгы

Иделнең уңъяк ярында, төньякта Түбән Новгород белән Казан, көньякта Волгоград белән Казан арасында урнашкан. Төньяк һәм көнчыгыш өлешләрендә Иделгә таба текә тау битләре белән өзелә; көнбатышта сөзәкләнеп Ока-Дон түбәнлегенә төшә; көньякта тарая һәм Ерген калкулыгына күчә. Көнчыгыш өлешнең иң зур биеклекләре Хвалынск шәһәре тирәсендә 367 м һәм Жигули тауларында 370 м. Субүләр платолар ике ярустан тора, елга үзәннәренең тыгыз челтәре, сызалар һәм ерымнар белән телгәләнгәннәр. Югарыгы биегрәк плато 300-360 м, төп елга араларының үзәк өлешләрендә су белән юылудан сакланган. Өслекнең өлешчә җи ...

                                               

Кама буе

Кама буе - Кама елгасына тоташкан бик зур биләмә. Еш кына дөньяви мәгълүмат чараларында Пермь краен, кайчагында Пермь краен һәм Удмуртияне, ә Пермь шәһәрен - Кама буе башкаласы дип атыйлар. Бу очракта иң фәнни нигезләнгән терминнар Пермь Кама буе Пермь крае һәм Көнбатыш Урал Пермь крае һәм Удмуртия. Удмурт энциклопедиясе Кама буен ирекле файдаланудагы географик термины буларак билгели, аның астында, гадәттә, Кама елгасы үзәне белән тыгыз бәйләнгән төгәл тышкы чикләрдән башка территория аңлашыла. Кама буеның пространство хәле кайвакыт административ-территориаль бүленеш Пермь Кама буе, Карак ...

                                               

Карамалы таулары

Карамалы таулары - Татарстанның Яшел Үзән районыныда һәм Чуашстанның Кузлаука районыныда урнашкан калкулык. Көнбатышта Кузлаука шәһәре, көнчыгышта Зөя елгасы, төньякта Идел елгасы, көньякта Сәкел елгасы белән чикләнәләр. Кармалы тауларында табигать һәйкәле - Собакино чокырлары карст күлләре тезмәсе урнашкан. XX гасырда биредә төзелеш ташы чыгарылган.

                                               

Мәме (күл)

Су өслегенең мәйданы 1.8 га. Озынлыгы 180 м, иң зур киңлеге 120 м, уртача тирәнлеге 2 м, иң зур тирәнлеге 5 м. Хуҗалык-көнкүреш максатларында кулланыла. Ял итү урыны.

                                               

Ослан таулары

Ослан таулары - Татарстанның Югары Ослан районыныда урнашкан калкулык. Көнбатышта Сөлчә һәм Зөя елгалары, көнчыгышта һәм төньякта - Идел елгасы, көньякта Тәмте авылы белән чикләнә.Югары Ослан һәм Түбән Ослан авыллары хөрмәтенә аталган. XX гасыр азагына кадәр биредә төзелеш ташы чыгарылган Печище, Зөя рудниклары.

                                               

Тәтеш таулары

Тәтеш таулары - Татарстанда, Иделнең уңъягында урнашкан калкулык. Көнбатышта Зөя елгасы, көнчыгышта Идел елгасы, төньякта Ундыр авылы, көньякта Сембер шәһәре белән чикләнәләр. Көнбатышта Үләмә елгасы, көнчыгышта Идел елгасы, төньякта Сөйки авылы, көньякта Кашка авылы белән чикләнә. Кайбер чыганакларда Тәтеш тауларының көнчыгыш өлеше Сөйки таулары булып исәпләнәләр; Монастырский авылы тирәсендә Монастырский таулары аерып күрсәтелә. Тәтеш шәһәре хөрмәтенә аталган.

                                               

Чуртан таулары

Чуртан таулары - Татарстанның Тәтеш районында урнашкан калкулык. Көнбатышта һәм төньякта Кылна елгасы бассейны, көнчыгышта һәм көньякта Куйбышев сусаклагычы белән чикләнәләр. Куйбышев сусаклагычы эченә кереп торган тауларының кырый көньяк-көнчыгыш ноктасы Көл борыны исемен йөртә. Чуртан таулары - Татарстанның барырга иң кыен булган урыннарның берсе.

Free and no ads
no need to download or install

Pino - logical board game which is based on tactics and strategy. In general this is a remix of chess, checkers and corners. The game develops imagination, concentration, teaches how to solve tasks, plan their own actions and of course to think logically. It does not matter how much pieces you have, the main thing is how they are placement!

online intellectual game →