Back

ⓘ Татарстан икътисады - Татарстан икътисады, Украина икътисады, Көньяк-Көнчыгыш икътисади зона, Александр Брехман, Фидакарь хезмәт өчен медале, Икътисад ..



                                               

Татарстан икътисады

Татарстан – Россиядә икътисади яктан алга киткән төбәкләренең берсе. Республика Россия Федерациясенең эре индустриаль районы үзәгенә урнашкан. Көнчыгыш һәм көнбатыш, төньяк һәм көньяк илләрен тоташтыручы төп төбәк булып тора. ТР файдалы казылмаларга, эре һәм диверсификацияләнгән сәнәгать, югары интелектуаль потенциалга һәм квалификацияле эшче көчләргә ия булган төбәк. Бәйсез федераль органнар үткәргән төбәкара социаль-икътисади күрсәткечләр рейтингынннан күренгәнчә Татарстан Республикасы иң яхшы алты төбәк арасына кергән. Мәскәү, Санкт-Питербург, Ленинград, Свердловск, Ярославь өлкәләре ян ...

                                               

Украина икътисады

Украина икътисады - Тулаем эчке продукт күләме буенча дөньяда 49 урынны алып тора, якынча 390 млрд доллар. Украина икътисадының нигезен күп тармаклы сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе тәшкил итә.

                                               

Көньяк-Көнчыгыш икътисади зона

Көньяк-Көнчыгыш икътисади зона - Татарстан Республикасы территориаль-җитештерү кластерларының) берсе, аның төп өлкәсе - файдалы казылмалар чыгару һәм нефть җиһазлары җитештерү, геологоразведка. Икътисади зона җитештерү күләме, базар һәм транспорт инфраструктурасы үсеше буенча республикада лидерлар өчлегенә керә. Зона халкы - 577.66 мең кеше, мәйданы - 12613.7 км². Үз эченә 8 муниципаль район һәм республика әһәмиятендәге 5 шәһәрне ала. Зона республикада Татарстан Республикасының территориаль икътисадый сәясәт концепциясе нигезендә рәсми рәвештә бүлеп бирелә.

                                               

Александр Брехман

Александр Брехман, Моһылив-Подилскый, Винница өлкәсе, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР -) - төзелеш эшләре белән идарә итү гыйлеме белгече, техник фәннәр докторы, профессор, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе. 1965 елдан КДАТУда, юллары һәм күперләре кафедрасы мөдире, юл корылмалары институты директоры. 1989-2004 елларда Татарстан төзелеш икътисады һәм идарәсе фәнни-тикшеренү институты директоры.

                                               

"Фидакарь хезмәт өчен" медале

"Фидакарь хезмәт өчен" медале - Татарстанның дәүләт медале. Аның белән гражданнар Татарстан Республикасының дәүләти, икътисадый, социаль һәм мәдәни үсеше өлкәсендәге, республика икътисады һәм фәнни потенциалын арттырудагы хезмәттә югары казанышлары өчен, актив җәмәгать һәм хәйрия эшчәнлеге өчен бүләкләнәләр. "Фидакарь хезмәт өчен" медаленә лаек булган затлар аны күкрәкнең сул ягына тагып йөриләр, бүләкләнүчеләрнең Россия Федерациясе, СССР орденнары һәм медальләре, "Татарстан Республикасы каршындагы казанышлар өчен" ордены булганда, алардан соң урнаштыралар.

                                               

Икътисад

Бу кешеләр һәм юридик затлар арасындагы финанс мөнәсәбәтләрен аңлатучы феномен турында мәкалә. Иҗтимагый фәннәрнең берсе өчен Икътисад мәкаләсен карагыз. Икътисад - илнең яки башка бер зонаның икътисади системаларыннан торучы феномен; шул региондагы эш хакы, капитал һәм җир ресурслары; җитештерү, сәнәгать, сәүдә, мал һәм сервис хезмәтләрнең бүленеше һәм кулланылышы. Һәр аерым икътисадны билгеләүче төп факторлар булган технологик эволюциясе, тарихы һәм җәмгыяви оешмасы, шулай ук аның география, табигый чыганакларга байлыгы, һәм экология шул яктагы кешеләр җәмгыятенең хәлен билгеләүче процес ...

                                               

Илшат Фәрдиев

1960 елның 31 августында Татарстан АССРның Актаныш районы Әнәк авылында туган. 1983 елда "Шәһәр һәм авыл хуҗалыгы сәнәгать предприятиеләрен электр белән тәэмин итү" белгечлеге буенча Мәскәү энергетика институтының Казан филиалын тәмамлый. 1983-1985 елларда "Тукай кошчылык фабрикасында электромонтер һәм өлкән инженер булып эшли. 1985-1990 елларда тимер-бетон эшләнмәләр заводының баш энергетигы була. 1990-1995 елларда-Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механикалаштырылган колонна башлыгы. 1995-1997 елларда Нур Баян исемендәге Татарстан Республикасы Актаныш районы авыл хуҗа ...

                                               

Равил Моратов

1964-1965 елларда ТАССР Октябрь районы Октябрь район кулланучылар берлегенең Мамык авыл кулланучылар ширкәте экспедиторы. 1974-1976 елларда ТАССР Октябрь районы кулланучылар берлегенең Мамык ваклап сату сәүдә предприятиесе директоры. 1979-1983 елларда ТАССРның Чистай шәһәрендә Чистай кулланучылар берлеге идарәсе рәисе. 1976-1979 елларда ТАССР ның Норлат шәһәрендә сәүдә буенча Октябрь район кулланучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары. 1995 елдан 2010 елның 22 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары. 1972-1974 елларда Мәскәүдә Бөтенсоюз фәнни-реставраци ...

                                               

Федор Батков

Федор Батков, Федор Сергей улы Батков – Татарстан Җөмһүриятенең биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты башлыгы, милиция полковнигы.

                                               

Арча районы флагы

Арча районы флагы - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы рәсми символы булган танып-белү-хокукый билгесе. Арча район Советының 55нче утырышы карары белән 2006 елның 17 мартында расланган. Герб 2259 номерлы теркәү номеры астында Россия Федерациясе Дәүләт геральдика регистрына һәм 50 номерлы астында Татарстан Республикасы Дәүләт геральдика реестрына кертелгән.

                                               

Фәрит Мөхәммәтшин

1970 еллар башыннан Ф.Х.Мөхәммәтшин Әлмәт шәһәрендә партия, Совет һәм хуҗалык эшләрендә була: КПССның шәһәр комитеты сәнәгать-транспорт бүлеге инструкторы; халык депутатларының шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары, беренче урынбасары, рәисе; КПССның шәһәр комитеты секретаре, икенче секретаре; "Әлмәтнефть" НГДУда катламнар басымын тоту өчен технологик сыекча әзерләү буенча идарә башлыгы. 1972 елда – производствода эшләгән килеш Әлмәт газ сәнәгате техникумын, 1979 елда – Уфа нефть институтын, 1986 елда Сарытау югары партия мәктәбен тәмамлый. 1947 елның 22 маенда Әлмәт шәһәрендә ту ...

                                               

Шамил Вәлитов

Шамил Вәлитев, Казан, РСФСР, СССР - 2 июль 2016, Россия) - икътисадчы, икътисад фәннәре докторы, профессор, ТРның атказанган фән эшлеклесе, КДФИУ ректоры.

                                               

Автоградбанк

Автоградбанк - Татарстан тиҗарәт банкы. Банк 1991 елның 26 апрелендә ССРБ торак-коммуналь һәм социаль үсеш банкының Комсомол идарәсе базасында нигезләнгән. Төп керем алучылар: Павел һәм Минна Сигаллар - 21.88%, Мөнәүвәрә Хәмидуллина, Фәһимә Кадыйрова икесе дә – 9.94%, Диләрә Голикова, Азат Низамиев иксес дә – 9.87%, Любовь Ләбигина 9.65%, Мая Догадина 6.72%, Галина Сизова 6.11%, Венера Иванова 3.08%, Рамил Әүхәдиев 3.00%, Лилия Алмазова 2.23%, Дамир Гыйләҗев, Нәргизә Ефимова икесе дә - 1.50%, Рузалия Шәйдуллина 1.00%.

                                               

Алабуга (махсус икътисади зона)

"Алабуга" - Татарстан Республикасының Алабуга районында урнашкан сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зона. Алабугадан 10 км, Яр Чаллыдан 25 км, Түбән Камадан 40 км һәм Казаннан 210 км ераклыкта урнашкан. 3903.5 га мәйдан били. АО ОЭЗ ППТ "Алабуга" компаниясенең йөз процент акционеры - Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы.

                                               

Иннополис (махсус икътисади зона)

"Иннопо́лис" МИЗ - Татарстан Республикасында шул ук исемдәге шәһәр территориясендә техник һәм инновацион типтагы махсус икътисади зона. Ул Россия Хөкүмәте карары белән 2012 елның 1 ноябрендә төбәктә инвестицияләр җәлеп итү һәм IT-технологияләрне үстерү өчен төзелгән. МИЗ резидентларга һәм партнерларга салым һәм таможня ташламалары, страховка взнослары һәм башка өстенлекләр бирү хокукын тәкъдим итә. МИЗ мәйданчыкларының гомуми мәйданы 311 гектар, алар Татарстанның Югары Ослан һәм Лаеш муниципаль районнарында урнашкан. 2020 елга 109 компания "Иннополис" МИЗ резиденты статусына ия, 26 сы парт ...

                                               

Кызыл Шәрык Агро

Кызыл Шәрык Агро агрохолдингы 2003 елның язында оештырылган, Татарстан Республикасында һәм Россиядә уникаль авыл хуҗалыгы җитештерүче булып тора, ул Евразиядә иң эре мегафермаларда сөт җитештерүне, компаниянең 238 365 га җирендәге үсемлекчелек продукциясен җитештерүне, нәсел продукциясе, 450 мең тонна сыер ите җитештерүнеһәм элеваторларны үз эченә ала. Хәзерге вакытта агрохолдинг Татарстан Республикасының 8 районында: Әлки, Яшел Үзән, Алексеевск, Югары Ослан, Нурлат, Спас, Балык Бистәсе һәм Кама Тамагы, шулай ук Ульяновск һәм Тамбов өлкәләрендә үз эшчәнлеген алып бара. "Кызыл Шәрык" агрохо ...

                                               

Ромашкино нефть чыганагы

Ромашкино нефть чыганагы - Идел-Урал нефть-газлы төбәгенең иң зур чыганагы. Татарстанның көньягында, Лениногорск районында, Әлмәттән 70 километр ераклыкта урнашкан. Геологик нефть запаслары 5 млрд тонна белән бәяләнә. Исбатлаган һәм чыгаруга яраклы запаслар саны 3 млрд тонна белән бәяләнә. Ятмалар 1600-1800 метр тирәлектә яталар. Скважиналарның башлангыч дебиты 200 т/сәг-кә кадәр җитә. Нефть тыгызлыгы 0.80 - 0.82 г/см³, күкерт микъдары 1.5 - 2.1 %. Татнефть компаниясе тарафыннан эшкәртелә.

                                               

Татарстан жетоннары

Татарстан жетоннары - Татарстан территориясендә товарлар һәм хезмәтләр сатып алу өчен суррогат түләү чарасы. 1992 нче елда республика хакимияте тарафыннан ярлыларга социаль ярдәм күрсәтү һәм икътисадны, сәүдәне либерализацияләү һәм тормышның кискен төшүе белән бәйле бәяләрдә товар сату өчен "базарга йомшак керү" программасы белән кертелә. Россиядә стандартлар шундук диярлек алынды. 1993 нче елда яңадан кертелә. Республиканың барлык сәүдә предприятияләре, милек формасына карамастан, республика бюджеты гарантиясе нигезендә кабул итәргә тәкъдим ителә. Социаль һәм коммуналь жетоннарның әйләнеш ...

                                               

Татарстан нефте

Татарстан җиренең иң зур байлыгы - нефть. Республикада чыгарыла торган нефтьнең күләме 800 млн. тоннага җитә. Татарстан Республикасында нефтьнең запасы 1 млрд тоннадан артык. Нефть белән беррәттән бер тонна нефтька якынча 40 м 3 газ да табыла. Нефтьне "Татнефть" ААҖ организацияләре чыгара. Нефть күбесенчә Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарында табыла. Халыкара нефть базарында Татарстан нефте Urals исеме белән сатыла.

                                               

Татарстанның алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләре

Татарстан Республикасының алгарышлы социаль-икътисади үсеше территорияләре - регионның социаль һәм икътисади үсешен алга этәрү максатында булдырылган бизнес өчен махсус шартлар булган зоналар. Резидентлар өчен иминият түләүләре һәм табышка салым буенча ташламалар, шулай ук инфраструктураның аерым шартлары каралган. ТОСЭР территориясе булып шәһәр территориясе санала, ләкин региональ хакимиятләр карары буенча аңа шәһәр перифериясендәге индустриаль парклар территориясе кушылырга мөмкин. Татарстанда ТОСЭР статусына биш моношәһәр ия: Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Чистай һәм Менделеевск.

                                               

Татарстанның инвестицияләү климаты

Татарстан Республикасының инвестицияләү климаты - Россия Федерациясе субъектындагы икътисадый хәл. Татарстан даими рәвештә Россия субъектлары арасында инвестицион җәлеп итүчәнлек буенча илкүләм рейтингның лидерлары рәтенә керә. Республика хөкүмәте төбәк проектларына инвестицияләр җәлеп итү өчен даими рәвештә яңа чаралар күрә һәм алдынгы тәҗрибәләрне куллана. Регионда инвестклиматка ярдәм итү һәм аны үстерү өчен җайга салучы институтлар һәм оешмалар, мәсәлән, министрлыклар, инвестиция фондлары, инвестицион үсеш агентлыгы бар. 2020 елның декабренә бу инфраструктура 100 индустриаль паркны, би ...

                                               

Татарстанның социаль чеклары

Татарстанның социаль чеклары - Татарстанда яшәүче аз керемле гражданнарга азык-төлек һәм көнкүреш товарларын ваклап сатып алу өчен, шулай ук ТКХ хезмәтләренә түләү өчен социаль яклау органнары тарафыннан бирелә торган суррогат түләү чарасы. Тормыш сыйфаты кискен кимү белән бәйле рәвештә Республика хакимияте тарафыннан "базарга йомшак керү" һәм аз керемле гражданнарга социаль ярдәм программасы буенча Россиядә икътисад һәм сәүдәне либеральләштерү өчен кертелгән чара. Нинди милек формасы булуга карамастан, республиканың барлык сәүдә предприятиеләренә чекларны кабул итергә дигән күрсәтмәсе бирелә.

                                               

Татарстанның сәнәгать парклары

Татарстанның сәнәгать парклары - Татарстан Республикасында урнашкан, гомуми инфраструктура һәм үзара җитештерү берләшмәсе хисабына җитештерү белән шөгыльләнүче һәм башка предприятиеләрне берләштерә торган махсус территорияләр. Мондый территорияләр барлык кирәкле инфраструктура һәм энергия чыганаклары белән тәэмин ителгән, аларда бердәм административ-хокукый система эшли. Татарстан булдырылган индустриаль парклар саны буенча федерация лидерлары рәтенә керә. 2020 елга республикада 100 сәнәгать паркы бар, аларда 1.5 меңнән артык резидент һәм 32 меңгә якын эш урыны бар. Дәүләт инвестицияләре 1 ...

                                               

Татарстанның хәләл тормыш рәвеше

Татарстан Республикасының хәләл тормыш рәвеше - дини һәм дөньяви тәртип нормалары, шулай ук бизнеска ярдәм итү һәм шәригать нормаларына туры килә торган тормыш рәвешен популярлаштыру дәүләт программасы. Проектның "юл картасы" ТР министрлар Кабинеты тарафыннан 2019 елның февралендә кабул ителгән. Программа Россиядә һәм чит илләрдә Татарстан брендларын алга этәрүгә һәм регионга инвестицияләр җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

                                               

Татэнерго

"Татэнерго" ААҖ 1999 елда оештырылган, әмма компания үз тарихын 1931 елдан башлап саный - нәкъ бу елда "Татэнерго" исемле ТАССР дәүләт электр стансаларының район идарәсе барлыкка килгән.

                                               

Туеш заводы

Туеш бакыр эретү заводы - 1743 - 1851 елларда Казан өязендә эшләгән металлургия заводы. Завод Кукмара шәһәрен барлыкка килүенең нигезе булып торган.

                                               

Урыссу ГРЭСы

Урыссу ГРЭСы, "Урыссу ГРЭСы" ябык акционерлык җәмгыяте - Татарстанның көньяк-көнчыгышында, Ютазы районы Урыссу шәһәр тибындагы бистәсендә Ык елгасында 1944-2016 елларда эшләгән җылылык электр станциясе. 2017 елның 1 маенда ябылган.

                                               

Янсыбы заводы

Янсыбы бакыр эретү заводы - Урта Кама буенда урнашкан кечкенә металлургия заводы, 1728 - 1743 елларда эшләп килгән.

                                               

Әлмәт агломерациясе

Әлмәт агломерациясе - полицентрик шәһәр агломерациясе, Татарстанның көньяк-көнчыгышында агломерация-конкурбация, халык һәм әһәмияте буенча республикада өченче агломерация булып тора. Кысан агломерация халкы 0.5 млн. кеше, ә Сарман районының Җәлил бистәсе һәм Баулы һәм Ютазы районнарының авыл җирлекләре белән 0.54 млн. кеше соңгы ике район бер үк вакытта географик яктан бик якын күрше Башкортстанның Октябрьский һәм Туймазы шәһәрләре агломерациясенә тартыла. Әлмәт агломерациясе - Әлмәт икътисади зонасының үзәге, республикада, 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш с ...

                                               

Аверс (банк)

Аверс - Татарстан тиҗарәт банкы. Банк 1990 елның 25 сентябрендә "Аверс" медицина тиҗарәт банкы буларак нигезләнгән. Оештыручылар - Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан сәүдә һәм сәнәгать ширкәтләре. Төп керем алучылар: Радик Шәймиев - 27.13%, Әлберт Шиһабетдинов - 30%, Рөстәм Сөлтиев - 27.36%, һәм башкалар.

Free and no ads
no need to download or install

Pino - logical board game which is based on tactics and strategy. In general this is a remix of chess, checkers and corners. The game develops imagination, concentration, teaches how to solve tasks, plan their own actions and of course to think logically. It does not matter how much pieces you have, the main thing is how they are placement!

online intellectual game →